+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 Мая , 04:50

Владимир Путин Казахстанга килде

Русия Президенты Югары Евразия икътисади советы утырышында һәм форумында катнашаРусия Президенты Казахстан Республикасына өч көнлек дәүләт сәфәре белән, шулай ук Югары Евразия икътисади советы утырышында һәм Евразия икътисади форумында катнашу өчен килде.

Владимир Путин Казахстанга килдеВладимир Путин Казахстанга килде
Владимир Путин Казахстанга килде
Астананың Нурсолтан Назарбаев исемендәге халыкара аэропортында Владимир Путинны Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев каршы алды. Бу Русия лидерының агымдагы президентлык срогы эчендә протокол практикасы нигезендә икенче дәүләт сәфәре булды. Кремльдә билгеләп үтүләренчә, бу ике яклы мөнәсәбәтләрнең бик югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Алда торган Русия-Казахстан сөйләшүләре барышында киң колачлы стратегик партнерлык һәм союздашлык мөнәсәбәтләренең төп мәсьәләләре турында фикер алышу, төбәк һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль темаларны карау планлаштырыла. Сәфәр нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыкларының уртак гаризасына, шулай ук хөкүмәтара, ведомствоара һәм коммерция карамагындагы документлар пакетына кул кую көтелә.

Кичә Русия Президенты Евразия икътисади форумының пленар утырышында чыгыш ясады, ә бүген Югары Евразия икътисади советы утырышында катнашачак.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас