Тавыш бирүдә 320 меңнән артык сайлаучы катнашты, конкурс бер мандатка уртача 10 кеше тәшкил итте. Тавыш бирү электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы аша верификация беләнPG.ER.RU сайтында узды.
«Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Мельников билгеләп үткәнчә, алдан тавыш бирү процедурасы билгеләнгән таләпләргә туры китереп узган, тавыш бирүдә җиңүчеләр арасында — Русия Герое Денис Чернавин, шулай ук Дәүләт думасының гамәлдәге депутатлары.
"Тавыш бирү һәм тавышларны санау блокчейн системасын кулланып үткәрелде. Тавыш бирү нәтиҗәләре бүген оештыру комитеты утырышында каралды һәм расланды. Тавыш бирүдә республика сайлаучыларының 10,9 проценты катнашты, бу 320 меңнән артык кеше дигән сүз. Тавыш бирүдә катнашу өчен гражданнар Дәүләт хезмәтләре порталында верификация узды», — дип ассызыклады Александр Мельников.
Федераль сайлау округы буенча электрон тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатлар рейтингы түбәндәгечә формалашты.
1. Аеткулова Эльвира Ринат кызы.
2. Панькина Ирина Александровна.
3. Орлова Наталья Алексеевна.
4. Корбанов Ризван Даниялович.
5. Баталова Рима Акбирде кызы.
6. Чернавин Денис Юрьевич.
7. Сенин Владмир Борисович.
8. Миронов Илья Борисович.
9. Колсарина Гөлнур Галинур кызы.
10. Кидрасов Юлай Фәүкат улы.
11. Бикбаев Илдар Зинур улы.
12. Мельников Александр Геннадиевич.
13. Вәлиев Шамил Римзил улы.
14. Гыйльмияров Тимур Рим улы.
Бермандатлы сайлау округлары буенча.
3нче Уфа округы-Чернавин Денис Юрьевич.
4нче Благовещен округына - Кидрасов Юлай Фәүкат улы.
5 нче Белорет округы — Аеткулова Эльвира Ринат кызы.
6нчы Нефтекама округы - Гыйльмияров Тимур Рим улы.
7нче Салават округы — Байгускаров Зариф Закир улы.
8нче Стәрлетамак округы - Колсарина Гөлнур Галинур кызы.
Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Русия» нең беренчел тавыш бирүе — алга таба төрле дәрәҗәдәге сайлауларга тәкъдим итү өчен кандидатларны сайлау процедурасы. Ул сайлаучыларның фикерен исәпкә алырга, булачак депутатларның легитимлыгын күтәрергә һәм кандидатларның конкурентлыкка сәләтле исемлеген төзергә мөмкинлек бирә. Кандидатлар исемлеге быелның 28 июнендә узачак «Бердәм Русия» партиясе съездында расланачак.
Фото: bashkortostan.er.ru