Астананың Нурсолтан Назарбаев исемендәге халыкара аэропортында Владимир Путинны Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев каршы алды. Хәрби оркестр ике ил гимнын башкарды, дәүләт башлыклары делегацияләрне тәкъдим итте – барысы да югары дипломатик протокол кагыйдәләре буенча.
– Казахстан Русия белән мәңгелек дуслык һәм стратегик партнерлык бәйләнешләрен югары бәяли, – дип ассызыклады Касым-Жомарт Токаев. – Без Русияне тарихи үткәне һәм зур потенциалы булган бөек Евразия дәүләте дип саныйбыз. Ике илнең үзара хезмәттәшлеге – изге бурыч.
Һәм шәхсән Владимир Путинга мөрәҗәгать итте: “Сез илне заманча дөнья тәртибен тоталь үзгәртеп коруның катлаулы чорында җитәклисез. Урыс халкы һәм Русия дәүләте өчен мөһим әһәмияткә ия миссияне намус белән һәм лаеклы башкарасыз”.
Владимир Путин сүзләренчә, сөйләшүләр эшлекле һәм конструктив юнәлештә узды, шактый нәтиҗәле булды. Казахстан белән мөнәсәбәтләр киң колачлы стратегик партнерлык дәрәҗәсенә чыкты, ә яклар энергетикадан һәм финанслардан алып, сәламәтлек саклау һәм мәгарифкә кадәр зур килешүләргә кул куйды, дип билгеләде Президент.
Астанада кул куелган төп сәяси документ – Русия белән Казахстан халыклары дуслыгының җиде нигезе турында уртак белдерү. Менә бу нигезләр: тарихның уртаклыгы; Евразия интеграциясенең уртак үсеше; уртак чик; икътисади партнерлык; уртак байлык буларак тел һәм мәдәни күптөрлелек; белем алуда алмашу һәм спортта хезмәттәшлек; киләчәккә уртак караш.
“Бу документ үзара мөнәсәбәтләрнең рухын чагылдыра һәм аларны ныклы һәм озайлы нигездә тирәнәйтергә ярдәм итәр, – диде Касым-Жомарт Токаев. – Мәңгелек дуслык һәм үзара ышаныч – пропаганда лозунгы түгел, ә яшәешебезнең асылы”.
Владимир Путин ике ил арасындагы товар әйләнешенең тиздән 30 миллиард доллар чиген узачагын билгеләде. Өстәвенә, барлык исәпләр милли валюталарда, экспорт-импорт операцияләре глобаль базарларда тышкы йогынтыдан һәм тискәре тенденцияләрдән ышанычлы сакланган.
Яклар 2028 ел ахырына кадәр тимер юл йөк ташуларын санлаштыру буенча уртак гамәлләр планын раслады. Касым-Жомарт Токаев сүзләренчә, бөтен Евразиянең транспорт бәйләнешенең күп очракта Русия белән Казахстаннан бәйле булуы мөһим. Аерым тема – Иртыш елгасын су хуҗалыгында бергәләп файдалану планын әзерләү ахыргы стадиядә.
Уртак флагман проекты – Русия Казахстанда төзиячәк атом электр станциясе. АЭС параметрлары һәм Русия дәүләт экспорт кредиты исәбенә финанслау турындагы килешүләр хупланды. Төзелеш 16,4 миллиард долларга бәяләнә.
“Атом электр станциясен булдыру турында гына түгел, мәгарифне, кадрлар әзерләүне үз эченә алган тулы бер тармак булдыру турында сүз бара”, – дип ачыклык кертте Владимир Путин. Аның сүзләренчә, 2,4 гигаватт куәтле станцияне файдалануга тапшыру Казахстан икътисадын арзан энергия белән тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертеп, предприятиеләргә дә, йорт хуҗалыкларына да ярдәм итәчәк.
Проект 2025 елның июнендә тендер откан “Росатом” катнашлыгында гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта “Газпром” илнең төньяк төбәкләрен өзлексез газ белән тәэмин итә. Казахстанга бу, үз өстәмә энергомаршрутларын салуга караганда, отышлырак. Республиканың гидроэнергетика проектларына “РусГидро” кушыла.
Әгәр энергетика – бүгенге көн икән, гуманитар блок – озайлы йогынты һәм уртак киңлек формалаштыра. “Казахстанда урыс теленең киң кулланылуы мөһим. Аны тормышның төрле өлкәләрендә куллануны республика җитәкчелеге хуплый”, – диде Владимир Путин. Урыс телле мәдәни киңлек – ике ил өчен уртак. Алма-Атада хәзер Мәскәү ярдәме белән сәләтле балалар өчен мәктәп һәм үзәк төзелә.
Быел Казахстан һәм Русиянең өченче медиафорумы узачак. Мондый чаралар, Касым-Жомарт Токаев аңлатуынча, ялган мәгълүматка каршы тору өчен кирәк.
Ике ил шулай ук ясалма интеллект кертү өстендә бергә эшли, диде Владимир Путин.
Җир тирәсендәге киңлек турында да онытмадылар.
– “Байконур” космодромы күп еллар дәвамында нәтиҗәле фәнни-техник партнёрлыкның якты символы булып хезмәт итә. “Байтерек” уртак проектын гамәлгә ашыру, күптән түгел генә “Сункар” – “Союз-5” ракета йөртүчесен уңышлы очыруны да кертеп, безнең илләрнең космик хезмәт күрсәтүнең халыкара базарында позицияләрен ныгытуның яңа мөмкинлекләрен ача”, – дип нәтиҗә ясады Касым-Жомарт Токаев.
Рәсми өлешне тәмамлап, президентлар Мәскәү Астанага бүләк иткән “Амур” юлбарыслары язмышы турындагы видеопрезентацияне карады. Тарихта беренче тапкыр Русиядән башка илгә берьюлы дүрт ерткыч хайван тапшырылды.
Казахстан 2010 елда ук кыргый табигатькә юлбарысларны кайтару планнары турында игълан иткән иде. Элек монда XX гасыр уртасында юкка чыккан “Туран” төркеменә караган юлбарыслар яшәгән. Генетик яктан “Туран” һәм “Амур” юлбарыслары аерылмый диярлек, төс аермасы – климатка адаптация нәтиҗәсе. 2018 елда республикада 415 мең гектар мәйданлы “Иле-Балхаш” табигать резерваты булдырылган. 2026 елның 8 маенда Русиядән бирегә ике олы юлбарыс (ата һәм ана) һәм сигез айлык ике юлбарыс баласы күчерелгән. Хәзер хайваннар карантинда: олыларны – ике айдан, балаларын бер елдан соң кыргый табигатькә чыгарачаклар.
Касым-Жомарт Токаев Владимир Путинга кыйммәтле бүләк өчен рәхмәт белдерде. Русия Президенты “Амур” юлбарысы популяциясен тергезүне табигатьне саклауда уңышлы уртак проектлар үрнәге дип атады.
Президентлар көнүзәк халыкара хәл турында да фикер алышты. “Русия һәм Казахстан Президентлары очрашуында Украинадагы хәлне җайга салу темасы күтәрелде”, – диде журналистларга Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков.
Дәүләт башлыкларының уртак белдерүендә шул ассызыкланды: Русия белән Казахстан гаделрәк дөнья тәртибен формалаштыруның альтернативасызлыгына ышана. Мәскәү һәм Астана киләчәкне үзара файдалы үсеш киңлеге итеп күрә, анда илләр тигез хокуклы партнерлар һәм союздашлар булып чыгыш ясый. Евразиядә төбәк иминлеген тәэмин итүдә БДБның ролен һәм ЕАЭСның гомум базарларын үстерүнең, капитал һәм эшче көчләрне күчерүнең мөһимлеген аерым ассызыкладылар.
Президент Владимир Путин Евразия берлеген чын мәгънәсендә абруйлы берләшмә итте, ул барлык катнашучыларга да турыдан-туры файда китерә, Русиягә – беренче чиратта. ЕАЭС эчке тулай продуктының үсеше соңгы елларда Европа берлеге динамикасыннан өч тапкырга диярлек артып китте. Союз күптән СССРдан соңгы киңлек кысаларыннан чыкты һәм хезмәттәшлек географиясен киңәйтүне дәвам итә. Үзара сәүдәне тышкы тетрәнүләргә тотрыклы итә торган ышанычлы финанс инфраструктурасы төзелә. Русия алга таба да берләшмәнең логистик каркасын ныгытырга, кооперация элемтәләрен үстерергә һәм файдалы тәэмин итү каналларын киңәйтергә ниятли. ЕАЭС илләре белән Русиянең чимал булмаган энергетика экспорты өлеше арта, бу безнең эшкуарларның уңышын раслый. Бу берләшү икътисадына мөһим импульс бирә. Президент түбәндәге мәгълүматларны китерде: ЕАЭСның эчке тулай продукты үсеше өч ел эчендә 11,4 процент тәшкил итте, шул ук вакытта Европа берлегендә ул 3 процент кына. Бу – ышандырырлык күрсәткечләр, алар берләшмәләрнең зур перспективалары турында сөйли.
29 майда журналистларның сорауларына җавап биреп, Президент Владимир Путин Казахстанга сәфәре нәтиҗәләреннән канәгать булуы турында белдерде. Дәүләт башлыгы билгеләп үтүенчә, ике ил арасында хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре билгеләнде. “Монда гуманитар элемтәләр өлкәсендәге хезмәттәшлек, бәлки, әйдәүче роль уйныйдыр. Ике дәүләт һәм безнең ил гражданнары арасында якын, яхшы күршелек, туганлык мөнәсәбәтләрен саклау беренчел әһәмияткә ия, чөнки бу заманча шартларда һәм киләчәктә, озак тарихи перспективада безнең дәүләтләр арасында ышаныч дәрәҗәсен арттыра”, – диде Владимир Путин.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.