+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 Июня , 05:30

Владимир Путин халыкара икътисади форумда катнашачак

4-5 июньдә Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургка сәфәр кылачак, аның кысаларында Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашачак. Быел форум “Прагматик диалог – тотрыклы киләчәккә юл” девизы астында узачак.

Владимир Путин халыкара икътисади форумда катнашачакВладимир Путин халыкара икътисади форумда катнашачак
Владимир Путин халыкара икътисади форумда катнашачак
4 июньдә Санкт-Петербургта дәүләт башлыгы Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеев белән очрашачак, ул Русиягә эш сәфәре белән киләчәк. Лидерлар видеоконференция режимында Үзбәкстанда интеграцияләнгән АЭСны беренче энергоблогын төзүгә старт бирәчәк.

Шул ук көнне Русия Президенты Халыкара мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашачак.

5 июньдә форумның төп вакыйгасы – пленар утырыш булачак, анда Владимир Путин, шулай ук Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеев, Танзания Берләшкән Республикасы Президенты Самия Сулуху Хассан, Кытай Халык Республикасы Рәисе урынбасары Хань Чжэн һәм Согуд Гарәбстаны Корольлегенең энергетика министры Әбделазиз Бен Сәлман Әл Согуд чыгыш ясаячаклар.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас