+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
5 Июня , 04:35

Хезмәттәшлек ике як өчен дә отышлы

Русия Африка илләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыраРусия Глобаль Көньякның актив үсешүче илләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра. Русия яңа перспектив базарларга чыга һәм Африка дәүләтләренә үз киләчәген якларга ярдәм итә.

Хезмәттәшлек ике як өчен дә отышлыХезмәттәшлек ике як өчен дә отышлы
Хезмәттәшлек ике як өчен дә отышлы
Аерым алганда, 3 июньдә Кремльдә Президент Владимир Путинның Русиягә дәүләт сәфәре белән килгән Танзания Бер­ләшкән Республикасы Президенты Самия Сулуху Хассан белән сөйләшүләре узды.

Сөйләшүләр тар составтагы әңгәмәдән башланды һәм киңәй­телгән форматта дәвам итте. Русия-Танзания дустанә мөнәсә­бәтләрен киләчәктә үстерү мәсь­әләләре, халыкара һәм төбәк көн тәртибендәге актуаль темалар буенча фикер алышу булды.

Консультацияләр башланыр алдыннан Зур Кремль сараенда рәсми очрашу тантанасы узды. Русия һәм Танзания Президентлары үз делегацияләре әгъ­залары белән таныштырды, Русия Федерациясе һәм Танзания Берләшкән Республика­сының дәүләт гимннары яңгырады.

— Без сезне Русиядә күрүебезгә бик шат. Быел ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 65 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Һәм шунысы куаныч­лы, инаугурация­дән соң сез дәүләт сәфәре өчен беренче ил итеп Русияне сайладыгыз. Без монда бик яхшы билге күрәбез, — диде Владимир Путин.

Русия белән Танзаниянең хезмәт­тәшлеге ике як өчен дә отышлы. Русия Африка илен безнең продукция өчен транспорт хабы буларак кулланырга, туристлар агымын үстерергә планлаштыра. Ил шулай ук табигый газ, күмер, алмаз, алтын һәм сирәк металл запасларына ия — Русия ресурсларны эшкәр­түдә, технологияләр белән ярдәм итәргә, кадрлар әзерләргә әзер.

Янә дә шул: Африка илләре өчен Владимир Путин заманча неоколониализмга каршы көрәш лидеры булып тора. Русия Президенты континент илләре белән диктатсыз һәм “бердәнбер дөрес” стандартларны көчләп такмыйча партнерлык мөнәсәбәтләрен төзи. Бу Русиягә илебез бизнесы өчен мөмкинлекләрне киңәй­тергә, шуның исәбенә эш урыннары һәм инвес­тиция программалары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас