Петербург халыкара икътисади форумы 1997 елдан башлап ел саен уздырыла. Быел форум 3-6 июньдә “Прагматик диалог – тотрыклы киләчәккә юл” девизы астында узды. Катнашучылар арасында – дөньяның 130 иленнән 20 меңнән артык кеше.
Владимир Путин Киевның тупаслыгына безнең сугышчыларга чакыру белән җавап бирде: “Эшләгез, туганнар!” Президент террорчылар белән сөйләшүләрнең мәгънәсен күрми – аларны без юк итәчәкбез. Ул Украина сәясәтчеләренә сайлауларга барырга киңәш итте. Украина белән сөйләшүләрнең реаль перспективалары турында сөйләгәндә, Русия Президенты ачыктан-ачык әйтте: Киев тынычлык урнаштыру турында сөйли, әмма шунда ук, Старобельскидагы тулай торактагы балаларга, тыныч халыкка ата. Владимир Путин миллионлаган русиялеләрнең кәефен белдерде – безгә террорчылар белән сөйләшүнең кирәге юк. Ул тагын бер кабат махсус хәрби операциянең максаты үзгәрешсез калуын, һәм Русиянең аларга ирешергә теләвен әйтте.
Президент Русия үсешенең ачык, реалистик һәм илһамландыра торган образын бирде. Илдә заманча технологияләргә, квалификацияле кадрлар һәм төбәкләр үсешенә таянып икътисади курс төзелә.
Владимир Путин заманча Русиянең өстенлекләреннән үсеш фундаментын формалаштырды. Илдә дәүләт бурычы һәм эшсезлек түбән дәрәҗәдә, уңышлы платформалы карарлар кабул ителә, сәнәгать темплары үсүен дәвам итә. Өстенлекле юнәлешләр арасында – җитештерүне автоматлаштыру, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм хезмәт хакларын арттыру, шулай ук инвестицияләр ярдәмендә төбәкләрне үстерү.
Владимир Путин сүзләренчә, төбәкләрдә тормыш сыйфатын яхшыртуда дәүләтнең төп ярдәмчеләре – эшкуарлар. Аларның инвестицияләре өчен уңайлы шартлар тудырылачак, новаторлык карарлары хупланачак һәм салым салу системасы гамәлгә ашырылачак.
Владимир Путин пленар утырышта Башкортстанны тәбрикләде, аны инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча лидер төбәкләр рәтендә билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы бизнес өчен уңайлы шартлар булдыру буенча төбәк җитәкчелегенең эшчәнлеген югары бәяләде.
“Традиция буенча форумда Русия субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингына йомгак ясала. Быел беренчелекне Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Башкортстан, Түбән Новгород һәм Мәскәү өлкәләре бүлеште. Иң яхшылар исәбенә беренче тапкыр Санкт-Петербург һәм Сахалин өлкәсе керде. Иң югары динамика күрсәткән төбәкләр арасында – Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Омск, Владимир, Волгоград өлкәләре, Краснодар һәм Приморье крайлары”, – диде Владимир Путин.
Стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Инвестицион климат торышының милли рейтингында өченче урын өчен диплом тапшырды. Ул билгеләп үтүенчә, республика лидерлар өчлегендә позициясен саклап кына калмады, үзенең интеграль индексын арттырды, күпчелек күрсәткечләр буенча үсеш күрсәтте.
Владимир Путин үзаллы, технологик һәм көчле ил төзи, ул һәр русияленең керемнәрен арттыруга һәм һәр төбәкне үстерүгә юнәлтелгән.
“Иң мөһиме, без макроикътисади сәясәтнең нигезләрен саклап калдык. Ышанам, алга хәрәкәт тәэмин ителәчәк. Бу тенденцияләр ныгысын, ә илнең дөньядагы позицияләре, безнең суверенитет ныклырак булырга тиеш”, – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Президент кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләрен яклап, “Бердәм Русия” партиясенең өстәлгән бәягә салым өчен керем бусагасын киметмәү тәкъдимен хуплады. Аның өстәлгән бәягә салым буенча керем бусагасы якындагы берничә елда төшмәячәк дигән белдерүен форумның пленар утырышында катнашучылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Владимир Путин Русиядә ясалма интеллектны үстерү нигезендә мөстәкыйльлекне ныгыту юнәлешенә басым ясый. Якындагы еллар ясалма интеллект-технологияләренең һәм санлы платформаларның үсеш чоры булачак. Президент фаразлары буенча, суверенитет нигезен платформа карарлары, автоном системалар һәм ясалма интеллект билгели. Русия бу юнәлешләрне уңышлы үстерә, һәм хәзер алар барысы да стратегик дәрәҗәдә хупланачак. Владимир Путин Хөкүмәткә, ясалма интеллект өлкәсендә документ кабул ителгән кебек үк, автоном системаларны һәм санлы платформаларны үстерү стратегиясен кабул итүне йөкләде.
Владимир Путин сүзләренә караганда, мөстәкыйльлек ул – Русиянең бөтен дөнья белән хезмәттәшлеккә ачык булуы. Президент Русиянең мөстәкыйль курсы контекстында мөһим аныклау ясады – үзаллылык нәтиҗәле булырга тиеш. Русия хезмәттәшлеккә ачык булып кала һәм партнерлар даирәсен киңәйтә.
Владимир Путинның мондый уйланылган сәясәте күп яктан Русиянең дөньядагы өстенлегенә китерә, анда суверенитет мөһим ресурска әйләнде.
“Суверенитет көчлерәк булуны аңлата һәм, ассызыклыйм, акыллырак, димәк, ресурслар белән нәтиҗәлерәк идарә итү, инвестицияләү, технологик үсеш”, – диде Русия Президенты.
Владимир Путинның XXIX Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышындагы чыгышы һәм төрле илләр вәкилләре белән тере диалог Русия һәм дөнья көн тәртибенең мөһим вакыйгасы булды.
Владимир Путин, Согуд Гарәбстанының энергетика министры Абдел Азиз бән Салман Әл Согудны һәм Көнбатыш илләре вәкилләрен дискуссиягә чакырып, пленар сессиянең традицион форматыннан читкә китте. Бу шулай ук ачык диалог урнаштырырга ярдәм итте.
“Без һәрвакыт илебез белән тигез хокуклы, үзара файдалы хезмәттәшлеккә әзер булучылар өчен ачык, – диде Русия Президенты. – Ышанам, нәкъ менә бер-береңне ишетү, һәр якның мәнфәгатьләрен аңлау, уртак чишелешләр табу – камил үсеш юлы, бүгенге дөньядагы җитди чакыруларга җавап бирү мөмкинлеге ул”.
Белгечләр фикеренчә, Петербург халыкара икътисади форумы традицион рәвештә Русия икътисады өчен төп вакыйгаларның берсе булып санала. Бу – дөнья базары, предприятиеләр, төбәкләр һәм хәтта илләрнең киләчәген билгели торган килешүләр перспективалары турында бәхәсләр өчен мәйданчык. 2026 елда форумның дөньякүләм тетрәнүләр чорында үтүе зур мәгънәгә ия, чөнки катлаулы геосәясәт шартларында да чын эшкуарлар табыш алу һәм үсеш өчен мөмкинлекләр таба. Югары технологияләр һәм энергетика, авыл хуҗалыгы һәм финанслар, креатив индустрия һәм медицинада икътисади активлык көчәя бара. Бизнес яңа мөмкинлекләрне башка өлкәләрдән тизрәк тоя. Димәк, гомум икътисади үсеш тә тиздән булачак.
Шулай ук Петербург халыкара икътисади форумы социаль проектлар платформасы булып та тора. Аның кырларында социаль яклау, волонтёрлык һәм мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Форумда Русия иҗтимагый һәм дәүләт проектлары – “Ватанны саклаучылар” фонды, “Русия” милли үзәге, “Без бергә” премиясе тәкъдим ителде. Безнең илдә гамәлгә ашырылучы күп кенә социаль проектларның дөньяда тиңдәшләре юк. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм аларны башка илләргә таратырга әзер.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.