+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 Июня , 11:45

“Бердәм Русия” “Батырлык тартмасы” тапшырды

Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәгендә «Батырлык тартмасы» Бөтенрусия хәйрия акциясе кысаларында кечкенә пациентларга бүләкләр тапшырылды. «Бердәм Русия» партиясе һәм аның тарафдарлары ярдәмендә традициягә әверелгән бу акция озак вакытлы дәвалану һәм тернәкләндерү узучы балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

“Бердәм Русия” “Батырлык тартмасы” тапшырды“Бердәм Русия” “Батырлык тартмасы” тапшырды
“Бердәм Русия” “Батырлык тартмасы” тапшырды
Исегезгә төшерәбез, акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Бүләкләр җыю өчен махсус бокслар «Бердәм Русия»нең иҗтимагый ярдәм штабында, партиянең урындагы бүлекләрендә урнаштырылган (адреслары: https://bashkortostan.er.ru/locals)

Җыелган барлык бүләкләр балалар медицина учреждениеләренә тапшырыла. Авыру яки күңелсез процедура кичергән бала мондый тартмадан теләсә нинди бүләкне сайлый ала.

«Батырлык тартмасы» акциясе 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (937) 846-03-03.

Фото: bashkortostan.er

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас