

– Без бөтен ил буенча балалар ялы инфраструктурасын эзлекле һәм системалы үстерәбез, – диде Владимир Путин. – 2022 елдан балалар лагерьларын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча федераль проект гамәлгә ашырыла. Быел балалар үзәкләрендә 5 миллион 750 меңнән артык бала ял итәчәк. 2023 елдан бюджет акчалары исәбенә 136 объект ремонтланган һәм 336 яңасы төзелгән. Торак корпуслар, спорт стадионнары һәм заллар, иҗади һәм мәгариф башлангычлары өчен киңлекләр, медицина кабинетлары һәм ашханәләр турында сүз бара. Бу эш нәтиҗәсендә кызыклы һәм файдалы ял өчен 160 мең яңа урын булдырылды. Мондый инфраструктураны модернизацияләү дәвам итәчәк.
Президент сүзләренчә, 2030 елга кадәр балалар ялы һәм сәламәтләндерү өчен тагын 200 меңнән артык яңа урын сафка кертү планлаштырыла.
– Балаларның сәламәтлеген ныгыту – өстенлекле юнәлеш, без аны, авырлыкларга карамастан, дәвам итәчәкбез, – дип ассызыклады Владимир Путин. – Тышкы чакырулар, кыенлыклар – вакытлы гына, алар узып китәр, ә яшь буын – Русиянең киләчәге.
Русиянең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итүенчә, балалар ялы системасы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә тулысынча әзер. “Безнең өстенлек-
ләр – иминлек, һәркем файдалана алу мөмкинлеге һәм сыйфат”, – диде ул.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.