+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 Июня , 06:20

Русия көне белән!

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин, ил Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан халкын Русия көне белән котлады.

Русия көне белән!Русия көне белән!
Русия көне белән!
Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Русия көне белән котлау юллады. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Сезне Русия көне белән котлыйм.

Туган илгә мәхәббәт, аның тарихы һәм бөек мәдәнияте өчен горурлык, патриотик бурычка тугрылык күпмилләтле халкыбызны берләштерә.

Ватаныбыз хакына хезмәт казанышлары һәм ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыклары, аларның ныклыгы һәм фидакарьлеге һәрвакыт безнең өчен дә, киләчәк буыннар өчен дә илһамландыручы якты үрнәк булыр дип ышанам.

Сезгә уңышлар, нык сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим.

Владимир Путин”.

Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да котлау җибәрде. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!

Сезне Русия көне белән котлыйм!

Илебез тарихында мөһим даталар арасында бу бәйрәм үз иленә тугрылыклы, көн саен аның иминлегенә хезмәт итүче, милли мәнфәгатьләрен кайгыртучы, икътисади потенциалны һәм технологик суверенитетны ныгытучы, алдагы буыннарның бәяләп бетергесез мирасын саклаучылар өчен аерым урын алып тора.

Дәүләтебезнең күпмилләтле һәм мәдәни төрлелеге уникаль киңлек формалаштыра, анда төрле телләр яңгырый, гореф-гадәтләр үрелә, һәм безне Ватанга мәхәббәт, аның язмышы һәм чәчәк атуы өчен җаваплылык берләштерә.

Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим.

Михаил Мишустин”.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров котлау юллаган. Анда болай диелә:

“Хөрмәтле Идел буе федераль округы халкы!

Сезне Русия көне - чын халык бердәмлеге, уртак зур илебез, аның тарихы, мәдәнияте һәм казанышлары өчен горурлык бәйрәме белән котлыйм.

Русия - ул без сезнең белән. Безнең балалар һәм ата-аналарыбыз, уртак хезмәт, якыннарыбызның мәхәббәте, хыялларыбыз һәм шатлыкларыбыз, намуслы һәм лаеклы яшәргә омтылуыбыз. Идел буе федераль округында традицияләрне кадерләп саклыйлар, фән һәм җитештерүне үстерәләр, Ватанны яклыйлар, балаларны үстерәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр һәм киләчәккә ышаныч белән карыйлар.

Бүген күп нәрсә гади һәм мөһим - хөрмәт, үзара ярдәмләшү, үз эшләре өчен җаваплылык һәм янәшәдәгеләргә бәйле. Шуннан үсеш нигезе - ышаныч туа да инде.

Хезмәтегез, Ватанга мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Бәйрәм белән! Русия көне белән!

Игорь Комаров”.


Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас