Дәүләт башлыгы искә төшергәнчә, 2023 елның апрелендә Донбасс һәм Новороссияне үстерү буенча комплекслы программа расланды, аның кысаларында безнең тарихи территорияләрне бердәм хокукый, икътисади, мәгариф, мәдәни, мәгълүмати киңлекләргә тыгыз интеграцияләүне тәэмин итү буенча колачлы бурычлар куелды.
– Ассызыклап әйтәм: 2030 елга планнар нигезендә Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре барлык төп күрсәткечләр, кешеләрнең тормыш сыйфаты буенча гомумрусия стандартларына ирешергә тиеш. Моның өчен программада 300гә якын төрле чара каралган, шул исәптән социаль, торак, транспорт, коммуналь инфраструктураны үстерү, яңа сәнәгать һәм аграр предприятиеләрне эшләтеп җибәрүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру, өстәмә заманча эш урыннары булдыру турында сүз бара, – диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, бу зур эшкә барлык федераль ведомстволар, 26 дәүләт компаниясе һәм федерациянең 82 субъекты кушылган, алар яңа төбәкләрнең районнарын һәм торак пунктларын шефлыкка алган. Асылда бөтен Русия, йөзләгән хезмәт коллективы, волонтерлар хәрәкәтләре, иҗтимагый оешмалар Донбасс һәм Новороссиягә ярдәм күрсәтә, бу җирләрнең гаять зур потенциалын ачарга ярдәм итү, аларда иҗади һәм тотрыклы тормыш өчен шартлар тудыру өчен берләште.
Президент бу зур эштә катнашкан һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Аларга бик киеренке, катлаулы, ә кайчак гомер өчен куркыныч шартларда, пилотсыз аппаратлар һөҗүме һәм атышлар астында эшләргә туры килә.
– Безнең гаскәрләр стратегик өстенлекне кулда тота, ышанычлы рәвештә алга бара, һәм бернинди атулар һәм пилотсыз аппаратлар һөҗүме дә бу хәлне инде үзгәртә алмаячак. Барлык юнәлешләр буенча да гаскәрләребез алга бара. Дошман бу басымны тотып тора алмый һәм ачыктан-ачык террорчылык ысулларын куллана – гражданлык объектларына һәм коммуникацияләргә, пассажир транспортына һөҗүм итә, – диде Владимир Путин. – Донбасс һәм Новороссиядә яшәүчеләргә, әлбәттә, табиблар, укытучылар, коммуналь оешмалар хезмәткәрләренә, машина йөртүчеләргә, күп кенә ведомстволарның, белгечләрнең батырлыгы һәм ныклыгы өчен рәхмәт белдерәм.
Президент сүзләренчә, илнең яңа төбәкләрендә 25 меңнән артык төрле объект тергезелгән һәм төзелгән, шул исәптән мәктәпләр, дәваханәләр һәм поликлиникалар, спорт мәйданчыклары, энергетика һәм коммуналь инфраструктура объектлары. Миллионга якын квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 260 сәнәгать предприятиесе эшли башлаган, 19 миллион тонна чамасы ашлык җыеп алынган. Бизнеска, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү җайга салынган.
Азов буе төбәкләрен тоташтыручы заманча магистраль – “Азов боҗрасы” трассасы участокларын да кертеп, 8 мең километрдан артык автомобиль юлы ремонтланган, яңасы салынган. Ул әлеге территорияләрнең транспорт белән тәэмин ителешен яхшыртырга, инвестицияләр, логистика һәм сәүдә өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. Азов буен үстерү стратегиясе Донбассның һәм Новороссиянең тарихи төбәкләрен колачлый, транспорт һәм туристлык инфраструктурасын киңәйтергә, авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертергә, балык хуҗалыгы комплексын яңа дәрәҗәгә чыгарырга, тирә-як мохиткә китерелгән зыянны бетерергә ярдәм итәчәк. Нәтиҗәдә, Азов буеның ресурс һәм рекреацион потенциалы сизелерлек үсәргә тиеш. Шунысы мөһим, алдынгы фәнни-технологик чишелешләрне активрак кертергә, әлеге төбәктә технологик үсеш проектларына инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу – озайлы, тотрыклы үсеш нигезе. Азов яны үсеш стратегиясе белән Донбассны һәм Новороссияне социаль-икътисади үстерү программасы бер-берсен нәтиҗәле тулыландырачак, тарихи төбәкләрне тергезүне комплекслы гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк.
Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итүенчә, төбәкләрдә гражданнар инфраструктурасын, шул исәптән мәктәпләрне, дәваханәләрне, спорт мәйданчыкларын, коммуналь һәм энергетика объектларын тергезү эшләре бара. 7,7 меңнән артык күпфатирлы торак йорт тергезелгән, аларның гомум мәйданы – 24 миллион квадрат метр чамасы. Моннан тыш, Донбасста һәм Новороссиядә 63 сәламәтлек саклау объекты, 1,7 мең мәгариф объекты, шулай ук 500 мәдәният һәм спорт объекты төзекләндерелгән.
Марат Хөснуллин ассызыклавынча, федераль юллар инде норматив хәлгә китерелгән, хәзер торак пунктларда муниципаль юлларны нормативларга җиткерергә кирәк.
Вице-премьер билгеләгәнчә, ирекле икътисади зонада 500дән артык катнашучы теркәлгән, инвестицияләр күләме 383 миллиард сумнан артып киткән. Банк секторы актив үсеш ала: кредит портфеле 275 миллиард сумга җиткән, ә 2026 елның биш аенда үсеш 30 процент тәшкил иткән.
Вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итүенчә, барлык дүрт төбәк тә “Гаилә”, “Озайлы актив гомер” һәм “Кадрлар” гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга тулысынча интеграцияләнгән. Федераль ярдәм чараларын тарихи төбәкләрдә яшәүче 2,4 миллион кеше ала. Пенсияләр 1,5 миллионнан артык кешегә билгеләнгән, шуларның 93 проценты – федераль нормалар буенча. Шулай ук ана капиталына 140 мең сертификат бирелгән. Бердәм пособиене 56 мең бала тәрбияләнүче 36 мең гаилә ала.
“Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары буенча төбәкләргә кадрлар җәлеп ителә, шулай ук Луганск һәм Донецк сәламәтлек саклау учреждениеләренә кирәкле медицина җиһазлары тапшырыла. Бу өлкәдә өч баскычлы ярдәм күрсәтү системасы булдырылган, төбәкләр мәҗбүри медицина страховкасы системасына интеграцияләнгән. 11 төбәк кан тамырлары үзәге һәм беренчел бүлекләре булдырылган, югары технологияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге өч тапкыр арткан (2023 елда 4,3 мең пациенттан 2025 елда 12 меңгә кадәр). Биш онкология үзәге җиһазландырылган. Ел саен 1,9 миллионнан артык өлкән һәм 530 меңнән артык бала һөнәри тикшерүләр һәм диспансерлау уза.
– Кабатлап әйтәм, безгә җимерелгән, зыян күргән бөтен нәрсәне яңадан тергезергә һәм ремонтларга гына түгел, ә Донбасс һәм Новороссия икътисадын, сәнәгатен тамырдан үзгәртеп коруга нигез салырга, халык яхшы якка үзгәрешләрне күрсен өчен төбәкләр тормышының барлык өлкәләрен дә үсешкә куәтле импульс алырлык итәргә кирәк. Бу – безнең төп бурыч, һәм ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш, – диде Владимир Путин.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.