

Көн тәртибендә – махсус хәрби операция шартларында милләтара тотрыклылыкны саклау мәсьәләләре.
– Илебез тарихы шуны күрсәтә: катлаулы чорда халыкларның татулыгы һәм бердәмлеге Ватанны саклауның төп көченә әверелде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров утырышны ачып. – Безнең көннәрдә махсус хәрби операциядә төрле милләт һәм дин вәкилләре булган яугирләр үз бурычларын иңгә-иң куеп үтиләр. Ә без уртак тырышлык белән аларга ярдәм итәбез, җиңү өчен барысын да эшлибез.
Республика Башлыгы махсус хәрби операция шартларында милләтара низаглар кузгатуга каршы тору аеруча мөһим, дип билгеләп үтте.
- Күпмилләтле Башкортстан һәрвакыт шундый провокацияләргә дучар була. Еш кына алар артында чит ил махсус хезмәтләре тора, алар төрле мәгълүмати сәбәпләр куллана – көнкүреш инцидентларыннан алып миграция сәясәте мәсьәләләренә кадәр, аларга радикаль характер бирә. Без аларның җәмгыятьне милли билгеләр буенча таркату, илнең үзәгендә – Идел буенда һәм Уралда конфликт тудырырга омтылышларын туктатабыз. Безнең бурыч – милләтара ызгыш-талашны кузгату омтылышларына системалы һәм вакытында җавап бирү, – диде Радий Хәбиров. – Заман өр-яңа алымнар куллануны таләп итә. Безгә еллар буе уңышлы хезмәт иткән ысулларны санлы технологияләр, ясалма интеллект кулланып чишелешләр белән тулыландырырга кирәк. Урындагы үзидарә органнары халык белән эшнең алгы сызыгында. Алар беренче булып милләтара характердагы теләсә нинди конфликтлы хәлләр һәм куркынычлар турында беләләр. Район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына муниципалитетта милли сәясәтне гамәлгә ашыру өчен җаваплы үз урынбасарларының һөнәри компетенциясенә бәя бирергә киңәш итәм. Республика Башлыгы Хакимиятенә методик һәм хокукый ярдәм күрсәтергә, бу эшне контрольдә тотарга кушам.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 гыйнварыннан ил Президентының “2036 елга кадәр чорга Русия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясе турында”гы Указы көченә керде. Төбәк җитәкчесе Башкортстан Хөкүмәтенә һәм муниципалитетлар хакимиятләренә гамәлдәге норматив-хокукый актларны федераль документ таләпләренә туры китерергә кушты.
Республика Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов төбәктәге милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы турында сөйләде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 92,5 проценты аларны уңай бәяли.
Тагын бер тренд – халыкның патриотик берләшүе. Шул ук вакытта үзләрен патриот дип санаучы гражданнар өлеше иң яшь яшь төркемнәрендә – 18- 29 яшьтә булуы мөһим.
Марат Мәрданов ассызыклаганча, чит илләрдән күп санлы мәгълүмати һөҗүмнәргә карамастан, республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тотрыклы саклана. Бу шул исәптән баланслы һәм нәтиҗәле дәүләт сәясәте нәтиҗәсе, ул 2025 елга кадәр Русиянең дәүләт милли сәясәте Стратегиясе нигезләмәләрен уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.
Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык бәяләвенчә, Башкортстанда конфликтлы ситуацияләрне киметү буенча иң нәтиҗәле чаралар күрелә. Республика тәҗрибәсе илнең башка төбәкләрендә дә таратыла.
Төбәк башлыгы бу өлкәдә киләчәктә дә җайга салынган ведомствоара хезмәттәшлек кирәклеген билгеләп үтте.
– Милләтара татулык – сәясәттә иң нечкә әйберләрнең берсе, бигрәк тә без дошман һөҗүме астында булганда, - диде Радий Хәбиров. – Башкортстан – Русиянең терәк төбәге, шуңа күрә хәлне мониторинглау һәм теләсә нинди куркынычларга оператив җавап бирү буенча эшебезне дәвам итү мөһим.
Утырышта катнашучылар Башкортстанда яшәүче чит ил гражданнарын социаль адаптацияләү буенча чаралар турында фикер алышты. Бу эш системалы нигездә, шул исәптән хокукый грамоталылыкны арттыру, мәгърифәтчелек һәм мәдәни чаралар аша башкарыла.
Мондый чараларның нәтиҗәлелеге статистик күрсәткечләр белән раслана. Аерым алганда, 2026 елның беренче биш аенда чит ил гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 60 процентка кимегән.
- Нигездә, мондый очраклар көнкүреш характерында була. Алар арасында милләтара низаглар теркәлмәгән, – диде Башкортстан буенча Эчке эшләр министры Александр Воронежский.
Фото: glavarb.ru