

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, киләсе елда Русия Дәүләт Думасына, шулай ук Уфа шәһәр Советы һәм урындагы үзидарә органнарына сайлаулар үтәчәк.
– Башка сәяси көчләрнең дә бу кампаниядә катнашырга әзер булуын күрәбез. Шуңа күрә без күтәренке рух белән барырга һәм җиңәргә тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Безнең өчен иң мөһиме – махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Бу зур көч, зур ресурслар таләп иткән эш. Әмма бу – безнең бурыч. «БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН!» дигән девиз белән яшибез һәм эшлибез.
Республика җитәкчесе алдан тавыш бирүне оештыруда катнашкан партия активистларына рәхмәт белдерде. Анда 320 меңнән артык кеше катнашкан, бу Русиядәге иң югары күрсәткечләрнең берсе булып тора.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча IX чакырылыш Дәүләт Думасына кандидатлар билгеләнгән. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар.
Радий Хәбиров сүзләренчә, VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары катлаулы чорда нәтиҗәле эшләгән һәм вакыт таләпләренә җавап бирә алган.
Ул шулай ук партиянең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе эшчәнлеген дә югары бәяләде.
– Узган ел җиңел булмады. Әмма партия бу сынауларны лаеклы үтте. Партия проектларын һәм Халык программасын гамәлгә ашыру буенча безнең төбәк бүлекчәсе яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Башкортстан партиячеләрен һәрвакыт җаваплылык, тәртип һәм эшкә җитди караш аерып тора, – диде республика җитәкчесе.
Конференциядә шулай ук июнь азагында Мәскәүдә үтәчәк «Бердәм Русия» партиясенең XXIII съездына делегатлар сайланды.
Чара ахырында Радий Хәбиров партия активистларына партия билетлары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru