+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 Июня , 05:30

Путин Казанда саммитта катнаша

Русия Президенты Владимир Путин бүген һәм иртәгә Казанда Русия - Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашачак.  

Путин Казанда саммитта катнашаПутин Казанда саммитта катнаша
Путин Казанда саммитта катнаша

Бүген Русия лидеры делегация башлыклары хөрмәтенә тантаналы кабул итү һәм чит ил коллегалары белән ике яклы очрашулар уздырачак. Саммитка унбер илдән вәкилләр килүе көтелә.

Катнашучылар халыкара һәм төбәк көн тәртибендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачак, Русия белән Ассоциация арасында хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм Евразия киңлегендәге интеграция процесслары темалары буенча сөйләшүләр булачак дип көтелә.

Казанда Путинның программасы бүген, 17 июньдә башлана. Президентның халыкара очрашулары планлаштырылган, аннары ул АСЕАНга кергән илләр делегацияләре башлыклары хөрмәтенә тантаналы кабул итү уздырачак, чараның башлануы 18:00 сәгатькә билгеләнгән.

Кабул итү Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрының яңа бинасында узачак. Чара башланыр алдыннан Русия лидеры кунакларны фойеда сәламләячәк. Аннары концерт программасы һәм тантаналы кабул итү көтелә.

Икенче көнне Русия Президенты ике яклы очрашулар сериясен дәвам итәчәк, форум утырышларында катнашачак һәм саммитның рәистәше булган Филиппин Президенты Фердинанд Маркос белән бергә киңкүләм мәгълүмат чараларына белдерү ясаячак.

Казанда Русия Президенты шулай ук Төркия Тышкы эшләр министры Хакан Фидан белән очрашачак.

Фото: РИА Новости

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас