

Радий Хәбиров Башкортстанның Африка дәүләтләре белән төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксынуын белдерде.
– Быел Русия белән Танзания арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 65 ел тула. Башкортстан бу диалогны үстерүдә актив катнаша. Без сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтергә, республика предприятиеләре продукциясен тәкъдим итәргә әзер, – диде Радий Хәбиров.
Ул шулай ук Танзаниянең Аруша өлкәсе белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру буенча алдан килешүләр булуын һәм аларны ныгытырга ниятләүләрен әйтте.
Фредрик Ибраһим Кибута Башкортстан җитәкчелегенә ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар өчен рәхмәт белдерде.
– Танзания Башкортстанның безнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтергә омтылуын югары бәяли. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, туризм һәм инвестицияләр өлкәсендә зур мөмкинлекләр күрәбез. Уфада булганда республика потенциалы белән якыннан танышырга өлгердек, – диде ул.
Очрашуда шулай ук туризм, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары каралды. Аерым алганда, Танзания уку йортлары белән Башкорт дәүләт аграр университеты арасындагы хезмәттәшлек, академик алмашулар һәм уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында сүз барды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru