+26 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 Июня , 04:35

“Русия – АСЕАН” саммиты уза

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре лидерларын ил Президенты Владимир Путин сәламләдеПрезидент Владимир Путин Казанга килде, анда 17-19 июньдә “Русия – АСЕАН” саммиты уза. Саммит Русия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) мөнәсә­бәтләренең 35 еллыгына багышлана.

“Русия – АСЕАН” саммиты уза“Русия – АСЕАН” саммиты уза
“Русия – АСЕАН” саммиты уза

АСЕАНга Бруней, Көнчыгыш Тимор, Вьетнам, Лаос, Камбоджа, Индонезия, Малайзия, Сингапур, Мьянма, Таиланд һәм Филиппин дәүләтләре керә.
Саммитка барлык 11 илдән югары дәрәҗәле кунаклар: Бруней солтаны Хассанал Болкиах, Филиппин Президенты Фердинанд Маркос, шулай ук Вьетнам, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Сингапур, Таиланд, Көнчыгыш Тимор хөкүмәтләре башлыклары килде. Индонезияне – Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сугионо, ә Мьянманы Президентның махсус вәкиле Хау Кхан Сум тәкъдим итә.


Владимир Путин кунакларны Г. Камал исемендәге Татар академия театры фойесында сәламләде. Саммитта катнашучылар хөрмәтенә уздырылган кабул итүдә Президент белдерүенчә, Русия һәм АСЕАН илләре бергәләп дөнья төзелешенең гадел системасын формалаштыру өчен чыгыш ясый, дәүләтләрнең суверен тигезлеге принципларын яклый, башкаларның эчке эшләренә тыкшынмый, гомум әхлакый кыйммәтләрне яклый. “Безнең барлык дәүләтләрнең үз үсеш моделе бар һәм алар карашларын беркемгә дә көчләп такмый. Безнең көчебез шунда”, – диде ул.


Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Казан Кремлендәге православие гыйбадәтханәсендә һәм мәчеттә булды. Гыйбадәтханәдә ул шәм куйды һәм иконага кагылды, мәчеттә Рөстәм Миңнеханов Президентка Кәгъбә япмасы-кисвәнең бер өлешен күрсәтте. Дәүләт башлыгы мәхәллә кешеләре һәм туристлар белән аралашты.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас