"Чарага ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Барысы да Казанда гадәттәгечә - иң югары халыкара дәрәҗәдә, һич арттырусыз", - диде ул очрашуда.
Президент республиканы Русиядә технологик үсеш лидерларының берсе дип атады. Ул төбәктә уникаль производстволар булдыралар, дип өстәде.
Владимир Путин Казанда 17-18 июнь көннәрендә булды. Ул саммит утырышларында катнашты. Русия Президенты һәм Ассоциация илләре лидерлары 2026-30 елларга стратегик партнерлык буенча комплекслы гамәлләр планын расладылар. Документта сәясәт, хәвефсезлек, сәүдә, инвестицияләр, энергетика, транспорт, авыл хуҗалыгы, фән, технологияләр һәм башка өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне үстерү буенча конкрет адымнар теркәлә.
Соңрак Русия лидеры чит ил кунаклары белән ике яклы очрашулар сериясен дәвам итте. Килгән делегацияләрнең барлык башлыклары белән сөйләшүләр узды, ә чәршәмбе көнне ул шулай ук илдә эш сәфәре белән булган Төркия чит ил эшләре министры Хакан Фиданны кабул итте.
Чара бүген тәмамланачак. Ул Мәскәү белән Ассоциациянең үзара хезмәттәшлегенә 35 ел тулуга багышланды.