

Русиядә пассажирлар ташуга да, йөк ташуга да ихтыяҗ арта, бу тармакны алга таба үстерү буенча чаралар күрергә кирәк, дип белдерде Президент Владимир Путин авиация тармагын үстерү буенча киңәшмәдә.
- Шуның белән бергә, агымдагы чынбарлыкны исәпкә алып, гражданлык авиациясен үстерү буенча алдагы адымнар турында уйларга кирәк. Бүген очышларга, авиация транспорты белән халык һәм икътисади эшчәнлектә катнашучыларны йөртүгә ихтыяҗ арта, өстәвенә эчке рейсларда да, чит ил маршрутларында да. Ихтыяҗ бик югары, - диде Владимир Путин.
Фото: rbc.ru