

Андрей Назаров билгеләвенчә, Башкортстан дөньяның 118 иле белән хезмәттәшлек итә, шуңа күрә республика өчен халыкара хокукның аңлаешлы һәм тотрыклы булуы аеруча мөһим.
– Безнең килешүләр халыкара хокук нигезендә эшләргә тиеш. Бу икътисад һәм җәмгыять өчен бик әһәмиятле. Шул ук вакытта халыкара институтлар дәүләт суверенитетын киметергә тиеш түгел, – диде ул.
Фикер алышуда Русия Юристлар ассоциациясе вәкилләре, галимнәр һәм чит ил экспертлары катнашты. Алар халыкара хокукка ышаныч кризисы, аны куллану практикасы һәм дәүләт суверенитетын саклау мәсьәләләре турында сөйләште.
Йомгак ясап, Андрей Назаров халыкара хокукның абруе дәүләт суверенитетына хөрмәткә, аңлаешлы һәм тотрыклы хокук механизмнарына нигезләнергә тиешлеген ассызыклады.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото: pravitelstvorb.ru