18-20 сентябрьдә Русиядә тугызынчы чакырылыш Дәүләт думасына депутатлар сайлау узачак. Думага сайлауларда беренче тапкыр Донбасс һәм Новороссия халкы катнашачак. Параллель рәвештә 39 төбәкнең законнар чыгару җыелышларына сайлаулар, шулай ук Русия субъектларында иң югары вазыйфа биләүчеләрне сайлаулар узачак: 7 төбәктә – турыдан-туры, 3 төбәк парламенты тарафыннан сайлану юлы белән. Барлыгы 23 меңгә якын мандат алыштырылырга тиеш.
– Әйдәп баручы сәяси партия – “Бердәм Русия” съезды ил язмышы хәл ителә торган катлаулы, бөтен дөньяны тамырдан, системалы трансформацияләү чорында уза. Без төбәк конфликтларының күбәюен күрәбез, дәүләтләр һәм халыклар арасындагы нормаль, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа ясалма киртәләр барлыкка килә: бу икътисадка, технологияләргә, фәнгә, хәтта мәдәнияткә һәм спортка, гомумән, гуманитар хезмәттәшлеккә дә кагыла.
Шул ук вакытта Русия Көнбатыш элиталары тарафыннан тупас, моңарчы күрелмәгән басым кичерә. Безгә стратегик җиңелү китерә алмыйлар, сугыш кырында җиңә алмыйлар, сәяси вәзгыятьне карыйлар, эчке фетнә чыгарырга тырышалар – боларның берсе дә шулай ук барып чыкмый. Украина халкын кызганмыйча, Русия белән көрәштә таран сыйфатында сайланган Киев режимын хуплауны дәвам итәләр. Һәм режим бөтен хәрби чиктәш линия буенча чигенә, шуңа күрә ачыктан-ачык террорчылык гамәлләренә күчте. Тыныч халыкка, гражданлык объектларына максатлы һөҗүмнәрне, безнең ил эчендә ачыктан-ачык диярлек диверсияләр һәм терактлар башкаручыларны яллауларны ничек атарга мөмкин? Янәсе, көнбатыш боларны күрми һәм шул ук вакытта нәкъ менә безгә каршы яңадан-яңа, законсыз санкцияләр кертә. Тагын бер кат билгеләп үтәм: Русия безнең үсешебезне тоткарларга тырышучы барлык омтылышларга да ышанычлы каршы тора. Көчебез һәм чараларыбыз, сәяси ихтыярыбыз җитәрлек, монда беркемдә дә шик булырга тиеш түгел, – диде Президент Владимир Путин.
Русия Президенты гражданнарның иминлеге, ил чикләренең кагылгысызлыгы тәэмин ителәчәген белдерде.
Без алдыбызда торган барлык чакыруларны, шул исәптән территориябезгә, инфраструктура объектларына террорчылык һөҗүмнәрен дә җиңеп чыгачакбыз. Һәм, әлбәттә, эчке үсеш бурычларын хәл итәчәкбез, барыннан да элек демография, традицион кыйммәтләрне саклау, илнең барлык төбәкләрендә тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендә. Без Русия икътисадын барлык критик мөһим юнәлешләр буенча принципиаль яңа технологик дәрәҗәгә күтәрәбез. Торак һәм юллар төзүне, яңа, заманча югары эш хакы түләгән хезмәт урыннары булдыруны, бизнеска, Русия суверенитетын һәм лидерлыгын гарантияли торган алдынгы индустрияләргә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, – диде Президент һәм әлеге максатта “Бердәм Русия” сәяси партиясенең башлангычларын ассызыклады. – Лидер-партия статусын алу һәм заманча Русия дәүләтенең таянычы булу – югары дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Янә ассызыклыйм, халыкның мондый ышанычы бәһасез, ул үзеннән-үзе генә барлыкка килми, – диде Владимир Путин.
“Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведев чыгышында партия үсешнең бер генә төп юнәлешен дә туктатмады, дип билгеләде.
– Безнең илнең киләчәге нинди булачагын Русия гражданнары гына билгели. Бу – чын суверенитет, аның өчен Президент барлык көчен сала, аның өчен бүген безнең сугышчыларыбыз көрәшә. Гражданнарның илнең киләчәген билгеләү хокукын партиябез үз документлары аша да гамәлгә ашыра. Барыннан да элек, бу – партиянең сайлау алды программасы, без партия механизмнарын камилләштерәбез, фикердәшләр белән хезмәттәшлекне киңәйтәбез, хакимият һәм кешеләр арасында кире элемтәне тәэмин итәбез. Халык программасы партия һәм Русия халкының бердәм максатлары һәм кыйммәтләре символына әверелде, шуңа күрә дә халык программасы йөкләмәләрен үтәү безнең һәрберебез өчен абсолют өстенлек булып тора, – дип ассызыклады ул. – Моннан тыш, халык программасына игълан ителгән тоталь санкцияләргә адекват җавап бирү, фронтка, ветераннарга, гаиләләргә ярдәм итү, Русиянең тарихи төбәкләренең тормышын җайга салу өчен яңа бүлекләр өстәлде, – диде “Бердәм Русия” партиясе Рәисе.
Съездда тугызынчы чакырылыш Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатларның федераль исемлеген, шулай ук бер мандатлы сайлау округлары буенча кандидатларны расладылар. Элегрәк кандидатураларны ил халкы алдан тавыш бирү барышында билгеләгән иде, анда 10 миллионнан артык сайлаучы катнашты.
Радий Хәбиров Башкортстан Республикасыннан Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатларның төбәк төркемен җитәкләде. Делегатлар партия сайлауларга барачак халык программасына тәкъдимнәр турында фикер алышты. Аның соңгы версиясен съездның икенче этабында августта кабул итәчәкләр.
– Башкортстан – съездда иң күпсанлы делегацияләрнең берсе. Бүген без Дәүләт думасына сайлаулар уңаеннан алдыбызда торган бурычлар турында фикер алыштык, депутатлыкка кандидатларны расладык. Республика өчен бу бик мөһим вакыйга, чөнки гадәттәгечә “республика фракциясе”нең зур өлешен “Бердәм Русия” вәкилләре тәшкил итә.
Без Башкортстанда алдан тавыш бирүне шактый җитди һәм оешкан төстә уздырдык, анда 320 меңнән артык кеше катнашты. Бу – Русиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе. Нәтиҗәләр буенча Дәүләт думасына, Уфа шәһәр Советына кандидатлар исемлеген формалаштырдык. Аларда СВОда катнашучылар да лаеклы урын алды. Без катлаулы вакытлар кичерәбез. Һәм парламентның төп бурычы – Президентыбыз терәге булу. Махсус хәрби операциягә ярдәм итү, илебездә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгыту өчен тиз, нәтиҗәле закон чыгару карарлары көнүзәк мөһим бурыч! – диде Радий Хәбиров.
Гөлия Гәрәева.