+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
2 Июля , 06:30

Башкортстан делегациясе - Абхазиядә

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләгән Башкортстан делегациясе Абхазиягә эш сәфәре белән килде.

Башкортстан делегациясе - АбхазиядәБашкортстан делегациясе - Абхазиядә
Башкортстан делегациясе - Абхазиядә
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, делегация яңартылган Сухум аэропортына Уфадан туры рейс белән килгән беренче рәсми делегация булды.

– Абхазия – Русия Федерациясенең стратегик союздашы, ә Башкортстан өчен ул тугандаш республика һәм ышанычлы партнер. Безне күпьеллык җылы мөнәсәбәтләр бәйли. Агымдагы елның маенда Уфа белән Сухум арасында туры авиарейс ачтык. Бу туризмны үстерүгә дә, эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә дә мөһим этәргеч бирәчәк. Моннан тыш, без сәүдә-икътисади, гуманитар һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне ныгытуны дәвам итәбез, – диде Радий Хәбиров.

Эш сәфәре кысаларында Радий Хәбировның Абхазия Президенты Бадра Гунба белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук тугандаш республикалар арасында яңа килешүгә кул куелачак. Аңа ярашлы, Уфа белән Сухум тугандаш шәһәрләр статусын алачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас