

Владимир Делба билгеләп үткәнчә, ике республика арасындагы хезмәттәшлек халыкларның күпьеллык дуслыгына һәм уртак тарихи хәтеренә нигезләнә.
– 2023 елда Башкортстан белән Абхазия арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалангач, ул уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен ныклы хокукый нигез булды. Икътисад, мәдәният, гуманитар һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлек өлкәләрендә нәтиҗәле эш алып барыла, товар әйләнеше дә елдан-ел арта, – диде Владимир Делба.
Андрей Назаров Башкортстан белән Абхазияне күптәнге тугандаш төбәкләр дип атады.
– Башкортстан халкы Абхазиядә үзен өендәге кебек хис итә. Абхазиядән килгән кунаклар да безнең республикада үзләрен чит кеше итеп тоймый, – диде ул.
Премьер-министр шулай ук Уфа белән Сухум арасында туры авиарейслар ачылу ике республика арасында туризмны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр булдыруын билгеләде.
Очрашу нәтиҗәсендә Башкортстан белән Абхазия арасында хезмәттәшлекне киңәйтү буенча яңартылган «юл картасы» имзаланды. Документ инвестицияләр, авыл хуҗалыгы, фән, туризм һәм башка юнәлешләрдә уртак проектларны үз эченә ала.
Моннан тыш, Уфа белән Сухум шәһәрләре арасында тугандашлык элемтәләрен үстерү турында килешү дә төзелде. Документ муниципаль дәрәҗәдә икътисади, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтүне күздә тота.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан делегациясенең Абхазиягә сәфәре барышында яңартылган Диоскурлар яр буе да ачылды. Объект Русия төбәкләре ярдәме белән, шул исәптән Башкортстан катнашында яңартылды.