+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 Июля , 11:10

Сухумда яңартылган яр буе ачылды

2 июльдә Сухумда төбәк Башлыгы Радий Хәбиров яңартылган Диоскурлар яр буе белән танышты.

Сухумда яңартылган яр буе ачылдыСухумда яңартылган яр буе ачылды
Сухумда яңартылган яр буе ачылды
Объектны реконструкцияләүне Русия төбәкләре, шул исәптән Башкортстан ярдәме белән башкардылар. Проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2025 елның сентябрендә имзаланган килешү кысаларында гамәлгә ашырылды.

Диоскурлар яр буе Кара диңгез яры буйлап уза һәм Сухумның төп истәлекле урыннарының берсе һәм халыкның һәм туристларның популяр ял итү урыны булып тора. Үз исемен ул безнең эрага кадәр VI гасырда нигезләнгән борынгы грек колониясе Диоскуриада хөрмәтенә алган.

Яр буен ачу алдыннан Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм Абхазия Президенты Бадра Гунба белән бергә реконструкцияләнгән иҗтимагый киңлекне карадылар. Мондый күләмле яңартуны биредә 1950нче еллардан бирле үткәрмәгәннәр. Проект күңел ачу зонасын төзекләндерүне һәм инженерлык коммуникацияләрен тулысынча модернизацияләүне күздә тота.

Төбәк җитәкчесе шулай ук Сухум крепостендә – яр буе янында урнашкан археология һәйкәлендә булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Диоскурлар яр буе Мөхәҗирләр яр буе белән тоташа, анда 1948 елда төзелгән атаклы Сухум колоннадасы урнашкан. Ул Уфада 2024 елның октябрендә Башкортстан һәм Абхазия халыклары дуслыгы хөрмәтенә ачылган колоннаданың прообразы булды.

Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстанның традицион рәвештә ярдәмгә мохтаҗ территорияләргә ярдәм итүен билгеләп үтте.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас