

Чарада «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Мельников, Башкортстан төбәк республика инвалидлар җәмәгать оешмасы – «Чернобыль» берлеге рәисе Решат Гайнуллин, Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, волонтерлар, «Бердәм Русиянең "Яшь гвардия"се һәм Русия студентлар отрядлары вәкилләре катнашты.
Александр Мельников билгеләп үтүенчә, партия Ватанны саклаучыларга һәм Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүчеләргә даими ярдәм күрсәтә.
– «Анык эшләр» проекты инде 11 ел дәвамында республика халкының мөрәҗәгатьләрен тормышка ашыра. Шушы вакыт эчендә 2,7 миллиард сумнан артык бәягә якынча 10 мең тәкъдим үтәлде. Нәкъ менә сезнең мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә Уфада чернобыльчеләр истәлегенә аллея барлыкка килде, – диде ул.
Чарада җәмәгать эшчәнлегендә актив катнашкан һәм Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең хокукларын яклауга зур өлеш керткән ветераннарга һәм активистларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә Решат Гайнуллин бер төркем ветераннарны һәм оешма вәкилләрен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләде.
Аннары «Бердәм Русия» белән Башкортстан төбәк республика инвалидлар җәмәгать оешмасы – «Чернобыль» берлеге арасында хезмәттәшлек һәм үзара эшләү турында килешү имзаланды.
Решат Гайнуллин әйтүенчә, «Чернобыль» берлеге күп еллар дәвамында «Бердәм Русия» белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
– Без бергәләп ликвидаторларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә багышланган чаралар, киңәшмәләр һәм «түгәрәк өстәл»ләр үткәрәбез. Хәзер дә уртак проектлар өстендә эш алып барыла, – диде ул.
Чара ахырында Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, хәвефле шартларда башкарган хезмәтләре турында сөйләде.