

Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Алар яңа мәгълүмати технологияләр булдыру һәм кертү белән бәйле илнең мәгълүмати хәвефсезлегенә яңа янаулар турында фикер алышты.
Киңәшмәдә Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко, Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, шулай ук оборона министры Андрей Белоусов һәм ФСБ директоры Александр Бортников катнаштылар.
Киңәшмәне ачып, дәүләт башлыгы көн тәртибен билгеләде: “Без бүген, яңа мәгълүмати технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү белән бәйле, Русия Федерациясенең мәгълүмати иминлегенә яңа янаулар турындагы бик мөһим мәсьәләне карыйбыз”, – диде Владимир Путин. Президент ассызыклавынча, санлы инструментларның, глобаль коммуникация челтәрләренең һәм ясалма интеллектның тиз үсеше яңа мөмкинлекләр генә түгел, ә дәүләт иминлеге өчен җитди хәвефләр дә тудыра.
Утырыш барышында Иминлек советы әгъзалары киберхәвефләргә каршы тору, мәгълүмати инфраструктураны яклау, шулай ук санлы технологияләрне деструктив максатларда куллану омтылышларын булдырмау буенча чаралар комплексы турында фикер алышты. Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә хәвефсезлек мәсьәләләренә, шулай ук чит ил эшләнмәләренә бәйлелекне киметү өчен алга таба үз технологик чишелешләрне үстерү зарурлыгына аерым игътибар бирелде.
Тормышның барлык өлкәләрен санлаштыру һәм геосәяси вәзгыятьнең кискенләшүе фонында мәгълүмати хәвефсезлек Русия дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. Киңәшмә йомгаклары буенча илнең мәгълүмати киңлеген яклауны көчәйтү һәм бу өлкәдә норматив-хокукый базаны камилләштерү буенча профильле ведомстволарга өстәмә йөкләмәләр биреләчәк.
Элегрәк Иминлек советы секретаре ярдәмчесе Дмитрий Грибков Мәгълүмати хәвефсезлек доктринасының яңа редакциясендәге кайбер яңалыкларны ачты, аны ведомство дәүләт органнарын, фәнни һәм иҗтимагый оешмаларны җәлеп итеп әзерли.
Яңа документның максаты – Русиянең мәгълүмати суверенитетына ирешү. Яңа проектта көнбатыш компанияләренең технологияләре илнең критик инфраструктурасына деструктив йогынты чаралары буларак билгеләнде. Доктринаны гамәлгә ашыру өчен дәүләт системалары комплексын булдырырга тәкъдим ителә, болар – мәгълүматны саклау, чит ил техник разведкаларына һәм киберһөҗүмнәргә каршы тору.
Элегрәк Владимир Путин белдерүенчә, Русия теләсә нинди тышкы һәм эчке янауларга оператив һәм адекват җавап бирергә әзер. Дәүләт башлыгы, шулай ук, террорчылыкка, коррупциягә һәм криминалга каршы көрәшне көчәйтергә чакырды. Моннан тыш, ул законлылыкны, конституцион һәм иҗтимагый тәртипне, Русия гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү зарурлыгы турында җиткерде.
Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин көнбатыш махсус хезмәтләре Русия җәмгыятен эчтән таркатуга һәм балаларны җинаять эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлтелгән системалы эш алып бара, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Русия сакланырга гына түгел, ә хәлиткеч мәгълүмати һөҗүмгә күчәргә тиеш.
Июль башында Русия Президенты компьютер мәгълүматы һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә хәвефсезлекне тәэмин итү турындагы законга кул куйды. Документта бу юнәлештә хокук бозуларны кисәтү белән шөгыльләнәчәкләре әйтелә. Бу мондый җинаятьләрдән зыянны киметергә ярдәм итәчәк.
18 июньдә Владимир Путин Русия – АСЕАН саммиты кырларында Сингапур Премьер-министры Лоуренс Вон белән очрашуда да мәгълүмати хәвефсезлек өлкәсендәге янауларның хәзерге дөньяда төп хәвефләрнең берсе булуын билгеләде. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Мәскәү һәм Сингапур тиешле чакыруларга җавап бирү буенча көчләрне координацияли.
Шул ук вакытта Интернет мошенникларга күпсанлы алдау ысулларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирүче мәгълүмати кыр булып кала. Онлайн-янаулардан саклану өчен русиялеләргә санлы грамоталылыкны арттырырга һәм шәхси мәгълүматларны саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дип ассызыклады Дәүләт думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә буенча комитеты әгъзасы, “Санлы Русия” партия проектының федераль координаторы Антон Немкин.
Беренче чиратта, социаль челтәрләрдә аралашу даирәсен чикләү, шәхси мәгълүматларны яшерү мөһим. Адресларны, документларны, телефон номерларын, эш һәм уку урыннарын бастырып чыгарырга ярамый, дип ассызыклады депутат. Ул, шулай ук, кулланучының хәзер булган урынын билгеләргә мөмкинлек бирүче фотосурәтләрне урнаштырмаска чакырды.
“Социаль челтәрләр ябык һәм хәвефсез киңлек иллюзиясен тудыра, янәсе, анда кеше үзенең танышлары белән генә аралаша. Әмма чынлыкта бастырылган теләсә нинди мәгълүмат өченче затларга: мошенникларга, җинаятьчеләргә яки шәхси мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнүчеләргә ачык була ала”, – дип аңлатты Антон Немкин.