+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 Июля , 13:55

Документ укытучыларны яклаячак

Русия Президенты Владимир Путин «Русия Федерациясендә укытучы статусы турында» указга кул куйды.

Документ укытучыларны яклаячакДокумент укытучыларны яклаячак
Документ укытучыларны яклаячак
Документ укытучылар өчен күп кенә гарантияләр билгели. Аерым алганда, указ педагогларның карьерасы дәвамында һөнәри үсешен, эшенең беренче елында яшь укытучыларга мәҗбүри остазлык күрсәтүне, шулай ук электрон белем бирү ресурсларына һәм санлы китапханәләргә түләүсез керүне күздә тота.

Моннан тыш, педагоглар дәүләт музейларына ким дигәндә айга бер тапкыр түләүсез йөрү, һөнәри эшчәнлек мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм һәм үз вазыйфаларын үтәүгә бәйле рәвештә тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаулардан яклау хокукына ия була.

25 елдан да ким булмаган педагогик стажы булган укытучыларга «Хезмәт ветераны» исемен бирү мөһим яңалык булды. Документ шулай ук төбәкләргә укытучыларның балаларын балалар бакчаларына беренче чиратта кабул итүне тәэмин итәргә тәкъдим итә.

РФ Хөкүмәтенә алты ай эчендә укытучы статусын раслый торган таныклыкның бердәм үрнәген эшләү, шулай ук каралган ярдәм чараларын гамәлгә ашыру өчен законнарга үзгәрешләр кертү йөкләнде.

Указда ассызыкланганча, яңа чаралар педагогларга ярдәм итүнең гамәлдәге төбәк программаларын кыскартырга тиеш түгел.

Документ имзаланган көннән үз көченә керде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас