+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 Июля , 08:35

Иҗтимагый күзәтүчеләр сайлауларга әзер

Башкортстанда 51 муниципалитеттан 6 меңнән артык иҗтимагый күзәтүче сентябрьдә узачак сайлауларга әзерлек үткән.

Иҗтимагый күзәтүчеләр сайлауларга әзерИҗтимагый күзәтүчеләр сайлауларга әзер
Иҗтимагый күзәтүчеләр сайлауларга әзер
Алда 7 мең кешене әзерләү бурычы тора. Мондый зур эшне Башкортстанның Иҗтимагый палатасы башкара, ул даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләренең законлылыгын һәм ачыклыгын тәэмин итүгә ярдәм итә. Нәкъ менә Иҗтимагый палата коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекне оештыра һәм тавыш бирү процессының ачыклыгын гарантияләү өчен гражданлык активистларын берләштерә.

Күзәтүчеләр сайлауларны уздыру кагыйдәләрен генә түгел, ә хәзерге дөньяда актуаль булган башка мөһим күнекмәләрне дә үзләштерә. Алар фальсификацияне ничек ачыкларга, конфликтларны ничек хәл итәргә, төрле кешеләр белән сайлауларда ничек уңышлы аралашырга, шулай ук социаль челтәрләрне һәм күзәтү өчен санлы инструментларны кулланырга өйрәнәчәк. "Күзләр һәм колаклар" ролендәге гражданлык күзәтүчеләре – төрле һөнәр вәкилләре, алар Русия Федерациясе "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе һәм Иҗтимагый палата тарафыннан эшләнгән яңартылган программа буенча белем алган белгеч-тренерлардан тиешле укыту уза.

"Команданың бер өлеше булу – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Без агымдагы елның 18-20 сентябрендә узачак Дәүләт думасы депутатларын сайлауның ачыклыгын күзәтеп барырбыз һәм үз блогларыбызда бөтен яңалыкларны җиткерербез. Инанабыз: ачыклык һәм намуслылык – без кешеләргә бирә алган иң кыйммәтле нәрсә. Безнең эшебезне Башкортстанның Иҗтимагый палатасы контрольдә тотачак, димәк, барысы да җитди булачак. Мин монда процессны эчтән күреп, аны укучы, тыңлаучы һәм караучы һәркемгә дөрес итеп җиткерәсем килә", - дип уртаклашты Салават районыннан булачак күзәтүче-блогер Алина Рәхмәтуллина.

Әлеге укулар Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды һәм Башкортстан Иҗтимагый палатасы ярдәме белән, "Иҗтимагый күзәтүчеләр мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Башкортстан Башлыгы грантлары исәбенә үткәрелә.

Фото: Башкортстан Иҗтимагый палатасы.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас