+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 Июля , 05:10

Сыналган дуслык уңыш китерә

Президент Владимир Путин Русия һәм КХДР арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләргә югары бәя бирдеРусия илебез яугирләре белән беррәттән, махсус хәрби операция­дә һәм Курск өлкәсен азат итүдә катнашкан Корея Халык Демократик Республикасы сугышчылары турындагы истәлекне дә кадерләп саклаячак. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин КХДР Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы Цой Сон Хи белән очрашуда белдерде.

Сыналган дуслык уңыш китерәСыналган дуслык уңыш китерә
Сыналган дуслык уңыш китерә

Владимир Путин Русия һәм КХДР арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләргә югары бәя бирде һәм Корея Халык Демократик Республикасы җитәкчелегенә һәм халкына махсус хәрби операция уздыруда ярдәм өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде.


“КХДР сугышчылары батырлыгын беркайчан да онытмабыз, Корея геройларын ватан батырлары белән беррәттән хөрмәт итәчәкбез”, – диде Русия лидеры.
Владимир Путин сүзләренчә, Корея Халык Демократик Республикасы солдатларының батырлыгы Русиянең дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән.


Президент шулай ук КХДР дәүләт эшләре рәисе Ким Чен Ынга иң җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Үз чиратында Корея Халык Демократик Республикасы чит ил эшләре министры җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерде һәм КХДР лидеры Ким Чен Ын күптән түгел генә Русия Федерациясе белән мөнәсәбәтләрне һәрьяклап үстерүгә стратегик юнәлешне раслады, диде.


Цой Сон Хи КХДР Украина кризисы сәбәпләрен бетерүдә Русия ягының омтылышларын хуплаячак, дип белдерде.


“Корея Халык Демократик Республикасы хәзер генә түгел, алга таба да үзаллылыкны, иминлек мәнфәгатьләрен, дәүләтнең территориаль бөтенлеген яклауга, Украинадагы кризисның килеп чыгу сәбәпләрен бетерүгә юнәлтелгән Русия Федерациясенең барлык эш-гамәлләренә дә тайпылышсыз ярдәм итәчәк”, – дип ассызыклады КХДР Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы.


Русия ягыннан Кремльдә узган очрашуда чит ил эшләре министры Сергей Лавров һәм Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков катнашты.


Шул ук көнне Русия Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Руденко Мәскәү һәм Пхеньян төрле дәрәҗәләрдә даими элемтәләрне саклап, ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуны дәвам итәләр, дип белдерде. Дипломат сүзләренчә, 2024 елның июнендә Пхеньянда кул куелган Русия Федерациясе белән Корея Халык Демократик Республикасы арасында киң колачлы стратегик партнерлык турындагы килешү ике яклы мөнәсәбәтләрне яңа, союздаш дәрәҗәгә күтәрде.


Цой Сон Хи 30 майда белдергәнчә, союздашлар булган илләр барлык стратегик мәсьәләләр буенча да уртак фикердә. КХДР Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы билгеләп үтүенчә, яклар, үзләренең уртак мәнфәгатьләрен эзлекле яклау белән шөгыльләнеп, ике яклы элемтәләрдә уңышка ирешә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас