+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 июль , 06:30

“Ягулык базарындагы кыенлыклар вакытлыча”

Президент Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шулай дип белдерде.

“Ягулык базарындагы кыенлыклар вакытлыча”“Ягулык базарындагы кыенлыклар вакытлыча”
“Ягулык базарындагы кыенлыклар вакытлыча”

Русия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде. Анда ил икътисадындагы көнүзәк хәл, банк кредитлавы мәсьәләләре, Русия төбәкләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

Владимир Путин Русия икътисадының төп тармакларының торышы, ягулык-энергетика комплексында хәлне тотрыксызландыру тышкы омтылышларына карамастан, тотрыклы, дип белдерде.

“Ягулык базарында тудырылган кыенлыклар вакытлыча һәм гомум икътисади динамикага йогынты ясый алмый. Бу хакта эчке тулай продуктның динамикасы да сөйли – майда бу күрсәткеч 0,3 процентка арткан, ә агымдагы елның биш аенда үсеш 0,2 процент тәшкил иткән”, – диде Владимир Путин.

Президент, шулай ук, банк кредитлавы динамикасын тизләтүне дә билгеләп үтте.

Дәүләт финанслары да тотрыклылык саклый. Әйтик, июньдә федераль бюджет 196 миллиард сум профицит белән башкарылды.
Шул ук вакытта ул төбәкләрнең берләштерелгән бюджетларының беренче яртыеллыкта дефицит белән башкарылуына игътибарны юнәлтте. “Моңа бәйле рәвештә төбәкләр һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә дәүләт йөкләмәләрен үтәүне гарантияләү өчен Федерация субъектларына, аларның бюджетларына өстәмә ярдәм күрсәтергә кирәк”, – диде Президент.

Бу уңайдан Владимир Путин төбәкләрнең бюджет кредитлары срокларын чираттагы күчерүне хуплады. Бу — “Бердәм Русия”нең яңа тәкъдиме. Ул киләсе өч елда, ягъни 2027 елдан 2029 елга кадәр, бюджет кредитларына кагыла. Партия аларны 2030 елга кадәр түләп бетерергә тәкъдим итә. Дәүләт башлыгы Финанс министрлыгына, партия депутатлары белән бергә, бу мәсьәләне эшләргә һәм көзге сессиягә тиешле үзгәрешләр кабул итәргә кушты.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас