“Русия төзелеш комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең хезмәтегез, тәҗрибәгез, осталыгыгыз ил үсешендә, аның икътисади һәм сәнәгать потенциалын ачуда гаять зур әһәмияткә ия. Һәрвакыт шулай булды”, – диде Президент.
Ул билгеләп үтүенчә, илебез алдагы буыннар булдырган мирас – Совет чорында төзелгән шәһәрләрнең кабатланмас йөзе, катлаулы конструкторлык һәм инженерлык чишелешләре белән горурлана. Владимир Путин ассызыклавынча, хәзерге вакытта төзүчеләр илебезнең иң яхшы традицияләрен турыдан-туры дәвам итүчеләр булып тора. Төзелеш исә алгарышлы тармакларның берсе. Ул илнең алга таба хәрәкәтенә ышанычлы нигез булдыра.
“Илебезнең төрле төбәкләрендә дөнья дәрәҗәсендәге университет кампуслары, алдынгы медицина үзәкләре төзелә. Һәр шундый объект – ул дәүләт максатларына ирешүгә, Русиянең төрле өлкәләрдә алдынгы позицияләрен ныгытуга өлеш кертү”, – диде Владимир Путин.
Президент ассызыклавынча, киеренке хезмәт нәтиҗәсендә Русия халкының тормыш сыйфаты яхшыра. Соңгы 10 елда илдә 955 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программалары буенча 1,3 миллион кеше яңа фатир алган. Шул ук вакытта кирәкле инфраструктура да үсә.
“Әйтик, уңайлы шәһәр мохитен булдыру проектларының Бөтенрусия конкурсы кысаларында кече шәһәрләрдә, тарихи биләмәләрдә, терәк торак пунктларда заманча, уңайлы, шул ук вакытта үзенчәлекле иҗтимагый киңлекләр барлыкка килә”, – диде Президент.
Владимир Путин Русиянең яңа территорияләрендә, террорчылык һөҗүмнәреннән зыян күргән төбәкләрдә эшләүче төзүчеләргә аерым рәхмәт белдерде.
“Тагын бер тапкыр Русиянең барлык төзүчеләрен бәйрәм белән котлыйм. Яңа уңышлар һәм казанышлар телим. Һәм, әлбәттә, сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек. Төзүчеләр көне белән!” – дип йомгаклады Президент.
Владимир Путин 16 июльдә ассызыклавынча, русиялеләр сатып алынган йортларны һәм фатирларны сыйфатлы хәлдә, шулай ук вәгъдә ителгән вакытта алырга тиеш. Хөкүмәт вице-премьеры Марат Хөснуллин хәзер илдә гомум мәйданы 100 миллион квадрат метрдан артык булган торакны файдалануга тапшыруның моңарчы күрелмәгән күләме күзәтелүенә игътибарны юнәлтте.
Марат Хөснуллин 14 майда ясалма интеллектны кертү төзелеш тармагының беренче чираттагы бурычларының берсе булуын билгеләп үтте. Ул Русия төзелеш тармагында ясалма интеллект инструментларын куллануны киңәйтү өчен норматив база булдырырга кирәк, ул инновацияләрне стимуллаштырачак, диде.
7 августта Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Бүген төзелеш комплексы – икътисадыбызның иң эре секторы. Чиктәш тармаклар белән бергә ул тулай эчке продуктның 20 процентка якынын бирә. Башкортстан төзелеш күләме буенча лидер-төбәкләр унлыгына керә. Ел саен без 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырабыз.
Республикада торак белән тәэмин ителеш бер кешегә 31 квадрат метрдан артып китте, бу Русиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә әле кичә генә бушлык булган урыннарда яңа микрорайоннар, алга киткән инфраструктуралы заманча торак комплекслар барлыкка килә. Ихаталар һәм парклар төзекләндерелә. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр, медицина учреждениеләре һәм спорт объектлары ачыла, – диде Рөстәм Газизов.
Премьер-министр урынбасары ассызыклавынча, Башкортстан төзелеш комплексы актив үсә.
– Хәзер безнең бурыч – төзелеш темпларын саклап калу гына түгел, киләчәккә яхшы нигез дә булдыру. Бүгенге көндә республиканың шәһәр төзелеше потенциалы 8 миллион квадрат метрдан артып китә. Без алга таба да барлык коммуналь инфраструктуралы яңа мәйданчыклар әзерләячәкбез, – диде Рөстәм Газизов.
Премьер-министр урынбасары үзләренең фидакарь хезмәтләре белән төзелеш тармагына нигез салган ветеран-төзүчеләргә, шулай ук Русиянең яңа төбәкләрен тергезүдә катнашкан, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Тармак ветераннары исеменнән сәламләү сүзе белән “Башкортстан Төзүчеләр берлеге” эш бирүчеләрнең республика тармак берләшмәсе идарәсе рәисе, Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рәшит Мамлиев, яшь белгечләр исеменнән котлау сүзе белән УДНТУның архитектура-төзелеш институты магистратура студенты Артем Дәүләтов чыгыш ясады.
Республика төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады. “Төзүче көнендә минем #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында искиткеч яшь белгеч турында сөйлисем килә. Таныш булыгыз, Диләрә Хуҗина. Һәм ул һәрвакыт биеклектә – чын мәгънәсендә, чөнки башня краны машинисты булып эшли, – дип язды республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. – Диләрәгә нибары 21 яшь, ул Бакалыда туган. Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжын “Биналар һәм корылмалар төзү һәм эксплуатацияләү” белгечлеге буенча тәмамлаган. Колледждан соң прораб булып урнашырга килә, ләкин аңа бөтенләй башка эш тәкъдим итәләр.
Диләрә риза була, яңадан әзерлек үтә. Бу һөнәрне сайлавы өчен бер көн дә үкенми. Башта куркыныч булды, ди. Әмма кыенлыклардан курку – аның характерында түгел.
Хәзер Диләрә кран белән ышанычлы идарә итә. Октябрьскийның 33нче микрорайонында йортлар төзүдә катнаша. Ә хәзер хезмәттәшләре белән Туймазыда “Тепло” гаилә кварталы территориясендә эшли.
Республиканың төзелеш комплексы көчле, нык. Бу – безнең икътисадның тотрыклы үсеше нигезе. Кыенлыкларга карамастан, уңайлы торак төзүне дәвам итәбез, халыкка кирәкле социаль объектларны тапшырабыз. Һәм бу мөһим һөнәргә күбрәк яшьләр килүенә шатланабыз.
Диләрәгә һәм республиканың барлык төзүчеләренә уңышлар телим! Бәйрәм белән!”
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102