+19 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 август , 15:56

Башкортстан белән Сьерра-Леоне хезмәттәшлекне мәгарифтән башлый

Уфада кадрлар әзерләү һәм уртак белем бирү проектларын гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләштеләр.

Башкортстан белән Сьерра-Леоне хезмәттәшлекне мәгарифтән башлыйБашкортстан белән Сьерра-Леоне хезмәттәшлекне мәгарифтән башлый
Башкортстан белән Сьерра-Леоне хезмәттәшлекне мәгарифтән башлый

Сьерра-Леоне Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Йонгаво Башкортстанга эш сәфәре кысаларында Уфа фән һәм технологияләр университетында булды.

Очрашу май аенда Мәскәүдә УУНиТ ректоры Вадим Захаров белән Илче арасында узган сөйләшүләрнең дәвамы булды. Яклар кадрлар әзерләү, фән һәм югары белем өлкәсендә хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләрен билгеләде.

Аерым игътибар Сьерра-Леоне икътисады өчен белгечләр әзерләүгә, академик мобильлекне үстерүгә һәм УУНиТның әзерлек факультеты программаларын Африка иленең әйдәп баручы техник университетларының берсендә сынау рәвешендә ачуга бирелде.

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекнең төбәкнең халыкара элемтәләрен ныгытуда мөһим роль уйнавын билгеләде.

Илче университетның фәнни һәм белем бирү объектлары, лабораторияләре һәм вузара кампус белән танышты. Шулай ук урта һөнәри белем бирү институтында булды. Анда студентлар урта звено белгече дипломы белән бергә эшче һөнәрләр дә үзләштерә.

Очрашуларда Башкортстан белән Сьерра-Леоне арасында табигать территорияләрен тотрыклы үстерү өлкәсендә фәнни-мәгариф хезмәттәшлеге мөмкинлекләре дә каралды. Мөхәммәд Йонгаво Башкортстанның «Торатау» геопаркында булырга теләвен белдерде.

Сәфәр ахырында УУНиТ ректоры кунакка истәлекле бүләкләр – курай һәм башкорт балы тапшырды. Илче курайны үз резиденциясендә саклаячагын һәм аны халыклар арасындагы дуслык символы итеп кабул итүен әйтте.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас