+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 Августа , 16:15

Радий Хәбиров республика оператив штабы утырышын үткәрде

Оператив штаб утырышында предприятиеләрнең террорчылык янаулары шартларындагы эше турында сөйләште.

Радий Хәбиров республика оператив штабы утырышын үткәрдеРадий Хәбиров республика оператив штабы утырышын үткәрде
Радий Хәбиров республика оператив штабы утырышын үткәрде

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә төбәк оператив штабы утырышы узды. Анда министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, хокук саклау органнары һәм оператив хезмәтләр вәкилләре катнашты.

Утырышта стратегик объектларны саклауны көчәйтү мәсьәләләре каралды. Радий Хәбиров, пилотсыз очкычлар һөҗүмнәре интенсивлыгы арту сәбәпле, өстәмә хәвефсезлек чаралары күрергә кирәклеген билгеләде.

– Дошман пилотсыз очкычлар белән һөҗүмнәрнең интенсивлыгын арттыра. Берничә төбәктә инфраструктура объектларына һәм логистика үзәкләренә һөҗүмнәр бара. Шуңа бәйле рәвештә сакланырга тиешле объектлар исемлеген аларның әһәмиятен һәм пилотсыз очкычлар һөҗүмнәренең юнәлеше һәм интенсивлыгы белән бәйле хәзерге вәзгыятьне исәпкә алып яңартырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе әлеге объектлар хуҗаларының пассив саклану чаралары, пилотсыз очкычларны ачыклау һәм аларга каршы тору системалары белән җиһазлауны тәэмин итәргә тиешлеген ассызыклады.

Утырышта террорчылык һөҗүмнәре куркынычы шартларында сәнәгать предприятиеләренең эшләве, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ведомствоара хезмәттәшлек, диверсияләрне кисәтү һәм аларга оператив җавап бирү мәсьәләләре дә каралды.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча аеруча мөһим объектлар исемлегенә кертелгән предприятиеләр җитәкчеләре өчен тәкъдимнәр әзерләнде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас