Дәүләт башлыгы, аерым алганда, үзәкнең спорт залында һәм китапханәсендә булды, төбәкнең студентлары, аспирантлары, яшь галимнәре белән әңгәмә корды. Президентка шулай ук яңа кампус презентациясен күрсәттеләр.
Владимир Путин Фән һәм мәгариф буенча советның фәнни-технологик үсеш өчен заманча инфраструктура һәм платформалы чишелешләр мәсьәләсе буенча утырышын уздырды.
Утырыш башланыр алдыннан Президент «Фотоннарның Себер боҗра чыганагы» күмәк файдалану үзәген («СКИФ» ЦПК) карады, әлеге мегасайенс-корылманы эшләтеп җибәрүгә әзерлек барышы белән танышты.
Фото: kremlin.ru