+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 Августа , 12:47

Владимир Путин Курил утрауларында булды

Президентның Себер һәм Ерак Көнчыгыш буенча эш сәфәре дәвам итәРусия Президенты Владимир Путин 13 августта Курилның Итуруп утравына килде, анда ул “Ясный” балык заводында булды.Владимир Путин балык заводы эше белән танышты, хезмәткәрләр белән аралашты һәм коллектив белән фотога төште. Шулай ук, аны балык уылдыгы белән сыйладылар.

Владимир Путин Курил утрауларында булдыВладимир Путин Курил утрауларында булды
Владимир Путин Курил утрауларында булды
Аннары Президент Курил үзәк район дәваханәсен карады. Дәвалау учреждениесе Сахалин өлкәсенең Курил районы халкына тәүлек буе амбулатор-поликлиника, стационар, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.

Дәүләт башлыгы Русия Герое Эдуард Норполов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Анда спорт залын һәм сыйныфларны, мәктәп музеен карады, укучылар белән аралашты.

Эш сәфәре ахырында Владимир Путин Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко белән очрашты.

Русия лидеры беренче тапкыр шәхсән үзе Курил утрауларына килде. Моңа кадәр ил җитәкчеләре Курилда нибары биш тапкыр булган.

12 августта Владимир Путин Көньяк Сахалинскида Тын океан флоты флагманы — гвардия ракета крейсеры “Варяг”та булды. Президент Русиянең көнчыгыш чикләре иминлеген тәэмин итү буенча киңәшмә үткәрде. Анда дәүләт башлыгы Русия чигенең барлык участокларында да иминлекне гарантияләү — беренчел бурыч булып тора, дип ассызыклады.

“Бүген төп бурычларның махсус хәрби операция барышында хәл ителүе билгеле, әмма безнең бурыч — Русиянең барлык чикләрендә, барлык территорияләрендә иминлекне тәэмин итү”, — диде ул.

“Варяг” бортында Югары Башкомандующий Тын океан флоты өйрәнүләренең йомгаклау стадиясендә катнашты. Президент, шулай ук, Тын океан флоты командующие Виктор Лиинаның докладын тыңлады.

Владимир Путин крейсер экипажына Тын океан флоты өйрәнүләрен оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үтүенчә, Тын океан диңгезчеләре шулай ук тылда түгел, ә алгы сызыкта, алар Русия Флотының хәрби куәтен арттыра, илнең иминлеген тәэмин итә.

Владимир Путин Курил утрауларына килүе белән Себер һәм Ерак Көнчыгыш буенча эш сәфәрен дәвам итте.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас