+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 Августа , 21:35

Балта кем кулында?

Капитал яшәгән җирдә джунгли законнары өстенлек итә

Балта кем кулында?Балта кем кулында?
Балта кем кулында?

Аерым кешенең я булмаса нинди дә булса халыкның шәхси мәнфәгате гомум җәмгыять мәнфәгатенә, бөтен ил халкының ихтыяҗына һәрдаим тәңгәл килә алмый. Бу бигрәк тә безнең илгә, ягъни территориясе буенча дөньяда беренче урын алып торган илгә хас. Безнең илдә хәтта кояш та батып тормый – бер почмагында көн кичкә авышса, икенче почмагында якты көн башлана.

Илебез халыкларының берсе яшәгән җирдә гомер буе эреми торган кар катламы ятса, икенчесе яшәгән җирдә виноград үсеп утыра. Шуңа да халыкларның көн дәвамында башкарылган гамәлләре, әлбәттә, бертөрле булалмый, хаҗәтләре дә туры килми. Шулай булуга карамастан, тәүлек эчендә кайда да вакыт 24 сәгать. Һәм барыбызның да тәүлек буена барган яшәеше бер төрле: мәңге эреми торган карлы җирдә яшиме, я, булмаса, виноград куаклары арасында көн күрәме – һәркем иртән торып битен юа, тешләрен чистарта да, иртәге чәен эчә, нинди дә булса эшкә тотына, вакыт җиткәч, төшке ашка туктап, ял итеп ала. Көннең икенче яртысында эш нормасын үтәп чыга да, өенә кайтып, кичке ашка әзерләнә. Бераздан киләсе көнгә әзерләнеп, төнге йокысына күчә.

Гомумән, объектив рәвештә ел әйләнәсендә һәркем үзенчә, үзе булдыралган кадәр, үз хаҗәтен үтәү юлында нидер башкарып яши. Шул ук вакытта аның башкарган эшләре ничек кенә булса да башка кешеләрнең һәм җәмгыятьнең үскәннән- үсә барган ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә барып тоташа. Шуңа да илдә яшәгән һәр халыкның шәхси аермасы булу белән беррәттә, аларның бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә, бердәмлектә булуы гомум яшәү шартының сыйфаты күтәрелүнең төп шарты. Әле язылганнарның күп өлеше тормыш диалекты дигән бик тирән, катлаулы төшенчә белән аңлатыла. Ягъни, кешеләрнең, халыкларның берләшүе аларның шәхси ихтыяҗларын һәм хыялларын тормышка ашыруны тәэмин итүнең нигезе булып тора. Бердәмлектә – көч. Әмма ләкин бердәмлекнең үзен ныгыту һәм саклау үзе бер мөһим мәсьәлә – һәркем үзенең күпмедер көчен, ихтыяҗын бу бердәмлекне ныгытуга юнәлткәндә генә әлеге шарт уңышка китерә ала. Бөтен дөнья тарихы нәкъ менә шуны исбатлый: әгәр җәмгыятьтә халыклар капма-каршы ихтыяҗлары нигезендә бүленеп, һәркайсы файданы бары тик үз ягына, үз мәнфәгатенә тартуда күрә башлый икән, яшәү шартлары начарлану гына түгел, илнең таркалу хәленә килеп җитүен көт тә тор. Җитмәсә, күрше ил үз чиратында сезнең таркатып, җирегезне, мөлкәтегезне тартып алу турында хыялланып кына калмый, ә астан гына һәр тарафка ятьмәләр корып куйса, таркалуның тизлеге артырга мөмкин.

Мисал өчен, Европа тарихына күз салыйк: бөтен яшәү дәвере буенча ул җирләрдә яшәгән кабиләләр бер-берсе белән сугышып, һәркайсы үзенең өлешенә тигән җирне зурайтырга тырышып яшәгәннәр, кайсыларыдыр җиңелгән, кайсыларыдыр җиңгән. Ниһаять, аерым-аерым дәүләтләр булып яши башлаганнар. Әле узган гасырда гына да яңа дәүләтләр барлыкка килеп, кайберләре тарих битеннән төшеп тә калды. Шулай да, гомум бер фикер өстенлек алды: дәүләтләре белән берләшсәң, шул берләшү нәтиҗәсендә оешып, көч тупласаң, яңа байлыклар чыганагына дәгъва итү мөмкинлеге ачылачак дигән уй моңа кадәр “тоелып” яшәүдән чынбарлыкка күчкән. Һәм нәтиҗәдә алар дәүләтләрнең яңа оешмасын кору карарын кабул итеп, Европа берлеге төзегәннәр. Бер-берсенә ярдәм итешеп, яңа уңышлар яуларга, яңа байлыкка юл ачу җиңеләячәк дигән ышанычны ат итеп, җигелеп яшәргә керешкәннәр. Ә бу яңа байлык кайда соң? Әлбәттә, Русиядә.
Беренчедән, Русиянең җире башка илләр белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә күп. Чыннан да, безнең Урал федераль округының җиренә Германия, Франция, Бөек Британия һәм Италия бөтенесе бергә шып итеп кереп урнаша алырлар иде.

Икенчедән, Русиянең байлыгын санап та, үлчәп тә бетерерлек түгел. Һәм бу Европа берлеге илләренең генә нәфесләрен котыртмый: “…Байкал Русия өчен артык зур күл. Ул бөтен дөнья байлыгы булырга тиеш...”,”…Русиядә җир артык күп, ә халкы аз...” кебек сүзләр хәтта Көнбатыш илләренең, мәсьәлән, Англиянең, дәүләт эшлеклесе авызыннан да әле булса һәрдаим ишетелеп тора. Англиянең аппетиты да аңлашыла инде – гасырлар буе күпме Африка, Азия, Латин Америкасы илләрен басып алып, аларны колония ясап, халыкларын кол итеп, байлыкларын имеп яткан ил, ниһаять, аларның барысыннан да колак каккан. Фолкленд утравыннан башкаларыннан. Хәзер үз көче белән ничек көн күрсен ди... Ә Америка Кушма Штатлары үзләре барлыкка килгәннән бирле нинди дә булса илне сугышып, басып алып, талап яшәгәнен Кытай дипломатлары санап күрсәтте. Үзләренең 240 еллык тарихында Америка бары тик 16 ел гына сугышмый торган икән. Шуңа күрә дә, Европа илләре хөкүмәтләре дә, Америка да соңгы елларда үз илләренең эчке халәтләрендә килеп туган проблемаларын ничек тә булса җайга салуның бер генә юлын күз алдында тотып, яшәргә кереште. Ничек кенә кыргыйлык булып күренмәсен, алдагы көннәргә программаларының төп максаты итеп бер йөкләмә, ул да булса һәртөрле каршылыклар оештырып, Русиянең үсешенә аяк чалырга, тыярга, тоткарларга, байлыгын тартып алып үзара бүлешергә, халкын тезләндереп, коллыкка төшерергә. Безгә, аларны “дус илләр”, “тугандаш илләрнең халыклары...”, “социализм төзү юлында бергәләп, кулга-кул тотынышып барабыз...”, – дип сөйләргә өйрәнгән кешеләргә Европа илләренең бүгенге сәясәте никадәр гаҗәеп хәл булып тоелмасын, чынбарлык нәкъ менә шул бәрелешкә, конфронтациягә кайтып кала. Советлар Союзының таркалуы бу сәясәтнең үсешенә өр-яңа көч бирде. Хәзер инде кичә генә тугандаш булып яшәгән Украинаның хөкүмәтен башта милләтчеләр кулына биреп, аннан соң бөтенләй фашизмны дәүләт сәясәтенә әйләндереп, Русиягә каршы ачыктан-ачык кораллы сугышка күчтеләр. Алай гына да түгел, “сугыш кырында Русияне җиңү” дигән лозунгны үзләренең төп максатлары итеп, Украинаны төрле корал белән тәэмин итүгә тотындылар. Аның өчен дә башта үз илеңдә эшне җайга салырга, көне-төне тырышып эшләргә кирәклеге ачыклангач, әлеге максатны тормышка ашыру мөмкин түгеллеге күренгәч, тиз генә акча җыеп, Америкадан корал сатып алып, Украинаның армиясен көчәйтергә булдылар. Ягъни, Американың корал җитештерү корпорацияләре бу юлы да Украина ир-егетләренең каннарын акчага әйләндерү өстендә үҗәтләнеп эшлиләр: көне-төне корал җитештерәләр, аларны Украинага саталар. Ә Украинада акча кайдан? Беразын Евросоюз бирә. Калганы шул ук Америкадан бурычка алына. Бу турыда АКШның абынып егылырга ярата торган элекке президентлары Байден Украина хөкүмәтенә йөзәр миллиард доллар акча биргәндә: “...яшерен-батырын түгел, бу – безнең бизнес”, – дип ачыктан-ачык әйткән иде инде. Ә Американың дәүләт секретаре, хәтерегездә булса, Киевта 2014 елдагы “мәйдан” вакытында палаткалар янында баррикадалардагы кешеләргә ашамлыклар таратып йөргән хатынкай, шулай ук: “...без, СССР таркалганнан соң үткән елларда Украина шушы хәлгә килсен өчен 5 миллиард доллар акча бетердек...”, – дип, серен ачып салган иде. Юк, оят дигән төшенчә дә, халыкларның язмышы дигән уй да юк биредә. Бары тик кешеләрне, халыкларны бер-берсенә каршы “өсләтеп”, берлекләрен таркатып, сугыштырып, акча эшләү. Чыннан да, Марксның: “...300 процент файда алу мөмкинлеге күренсә, капиталист бернинди җинаятьтән дә тартынып тормый, хәтта дар агачыннан да курыкмый”, – дигән фикере, бүген бигрәк тә, адым саен үзенең дөреслеген исбат итеп бара. Президент Дональд Трамп үзе генә дә ни тора! Ә Украинада “мин президент” дип йөргән бәндә? Кайчандыр президент итеп сайланган булса да, инде елдан артык срогы чыкканга...Һаман Европа илләре саен акча теләнеп йөрүен дәвам итә. Ә тегеләре юлына кызыл келәм җәеп, кочаклап, үбеп каршы алалар, озатып калалар: “...әлегә корал биреп торабыз, соңрак акча да булыр...”, – дип вәгъдә итеп калалар.

Кыскасы, кешелек тарихы яшәеше дә нәкъ табигать таләпләре нигезендә корылган кебек: капиталның кояш астында урын өчен һәрдаим алып барган көрәшенең туктавы түгел, әкренәюе дә күренми. Бу юлда кулланыла торган төп методика күптән җайга салынган.
Байлыгы күзгә күренерлек илне сайлап алырга да, күрше ил белән араларына кереп, халыкларының дуслыгын бозарга.
Параллель рәвештә, әлеге сайлап алынган илнең эчендә хаҗәтләре төрле сәбәпләр нигезендә каршылыклар белән бәйле булган кешеләр төркемнәрен бер-берсе белән сугыштыру хәленә җиткерергә.

Аларны корал һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итәргә.
Ничек булса да бер-берсенә каршы сугыштырырга. Биредә төп мәсьәлә – беренче канлы бәрелешне оештыру. Моннан соң әлеге каршылык “үч алу” формасына кереп китә һәм фетнәгә катнашучылыр саны үзеннән-үзе арта башлый.

Бу этапка җиткәч, әлеге үзара сугышучы төркемнәрне илдәге властька каршы юнәлтеп, үзләренә “кирәкле” кешеләрне властька кертеп, власть системасын үзгәртү. Мәсәлән, шул ук Байден Украинага барып, генеральный прокурорны эшеннән алып, икенче кешене тәгаенләгән иде.
Берни дә эшли алмыйсың, капитал яшәгән җирдә джунгли законнары өстенлек итә, ягъни, байлар законнан көчлерәк. Италиянең күренекле политологы Никколо Макиавелли 500 ел элек язып калдырган джунглиның яшәү кагыйдәсе бу.

Югарыда күрсәтелгән схема киң таралган, күп тапкыр кулланылган, яхшыртылган һәм кирәк дип тапкан кешеләргә яхшы билгеле. Югарыда мисал өчен китерелгән пунктларның саны, әлбәттә, энәсеннән җебенә кадәр төпле уйланылган, оештыручылар “түләүле эшкә” тәгаенләнгән. Күренекле АКШ политологы Дж. Шарп үзенең 1973 елда чыккан китабында илдә властьны алыштыруның 198 ысулын анализлаган.

Билгеле булуынча, Украинаны Европа берлегенә алып, демократик илгә әйләндерәбез, НАТОга алабыз, Донбаста яшәүчеләр “кеше” булып житмәгән “ярым-кешеләр”, аларның бу җирдә яшәргә хаклары юк, ә сез алтынга күмелеп яши башлыйсыз, дип халыкның аңын томалу әлеге 198 ысулны сүзмә-сүз кабатламый, әлбәттә. Шулай да, игезәкләр кебек охшашлар һәм, кызганычка каршы, актив рәвештә куллану өчен җирлек табылып тора. Алдагы көннәрдә башланачак яңа һөҗүм оештыру өчен, яңа сугыш кораллары әзерләргә, Европа илләренең икътисадын тулысы белән сугышка әзерләнүгә юнәлтелгән реакцион агрессив сәясәткә күчерү көннән-көн ныграк сизелә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Равил Насыйбуллин,
социология фәннәре докторы, профессор.
Мәскәү шәһәре.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас