Президент Евгений Знаменскийны чын күңелдән туган көне белән котлады һәм аңа иң изге теләкләрен җиткерде.
Евгений Знаменский 1925 елның 13 августында Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәрендә туган. Сугыш башланган чорда ул “Кызыл текстильче” фабрикасында эшли, ә эштән буш вакытта шәһәрдә фашистлар авиациясе һөҗүмнәреннән соң янгыннарны сүндерергә булыша, яндыргыч бомбаларны зарарсызландыра, танкка каршы корылмалар төзи. Ә 1943 елда фронтка китә.
Ветеран Дала, Дон һәм Беренче Белоруссия фронтларында сугышкан. Сугыш вакытында ул Дон, Донец, Висла, Одер һәм Шпрее елгаларын кичкән. Артиллерия разведкасының өлкән сержанты Евгений Знаменский сугышны 1945 елның 2 маенда Берлинда тәмамлый. Ул Рейхстагны алган вакытта совет сугышчыларының стеналарда үз язмаларын калдыруларын һәм флаглар күтәрүләрен күрә. Яугир Рейхстаг диварына “Серпухов, Знаменский”, дип язып куйган. Ветеран сүзләренчә, ул вакытта ул үзенең туган шәһәреннән Берлинга кадәр барып җитүе белән горурланган.
Евгений Знаменский сугышчан батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике “Батырлык өчен”, шулай ук “Мәскәүне саклаган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” һәм “Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Евгений Знаменскийны Ерак Көнчыгышка командировкага җибәрәләр, анда ул хезмәтен дәвам итә һәм шунда кала — Сахалинда төзелештә эшли. Аннары Казахстанда яши һәм 1956 елда гына ул туган Серпухов шәһәренә кайта.
Элегрәк Президент Владимир Путин котлау телеграммасы юллаган иде, анда ул Евгений Алексеевичка сугыш елларындагы батырлыгы һәм тыныч тормышта хезмәт казанышлары, Русия гражданнарының яшь буыннарын патриотик тәрбияләүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 9 маенда Евгений Знаменский Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Җиңү парадында катнашты. Ветеран Русия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы лидеры Си Цзиньпин белән янәшә утырды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.