+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 Августа , 05:33

Путин Мьянмага газ китерүнең яхшы мөмкинлекләрен билгеләде

Русия Президенты Владимир Путин 18 августта Мьянма лидеры Мин Аун Хлайн белән сөйләшүләрдән соң Мьянмага сыекландырылган табигый газ экспортлау өчен яхшы перспективалар булуын билгеләп үтте.  

Путин Мьянмага газ китерүнең яхшы мөмкинлекләрен билгеләдеПутин Мьянмага газ китерүнең яхшы мөмкинлекләрен билгеләде
Путин Мьянмага газ китерүнең яхшы мөмкинлекләрен билгеләде

«Мьянмага сыекландырылган табигый газ экспортын оештыру өчен яхшы перспективалар бар. Һәм эчке куллану өчен генә түгел, күрше дәүләтләргә транзит белән тәэмин итү өчен дә», — диде Русия Президенты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Русия һәм Мьянманың сәнәгать һәм транспорт өлкәләрендәге башка уртак проектларының да перспективасы зур булуы билгеләп үтелде. Аерым алганда, яклар Мьянманың көньяк яр буенда эре тоннажлы суднолар кабул итә алырлык тирән сулы порт төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Мәскәү һәм Нейпьидо шул ук көнне санкцияләргә каршы тору турында декларациягә кул куйдылар. Документ Русия Президенты һәм Мьянма лидеры очрашуы кысаларында имзаланды.

Моннан тыш, яклар радиоэлектрон сәнәгать һәм санлы технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум кабул иттеләр.

Фото: РИА Новости/POOL/Гавриил Григоров

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас