– Бүген Русия үсешенең озак сроклы ориентирларына ирешү буенча зур гомум эш барышы турында фикер алышабыз, ә алар, исегезгә төшерәм, демография, мәгариф, яшәү өчен уңайлы мохит, технологик лидерлык, санлы трансформация кебек төп өлкәләр. Һәм, әлбәттә, дәүләт максатлары исәбендә – илебез икътисадын ышанычлы, сыйфатлы үстерү, тармакларның киң даирәсе буенча үсешнең югарырак темпларына ирешү, – диде Владимир Путин.
Русиялеләр яхшы якка үзгәрешләрне күрергә һәм тоярга тиеш – бу гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда төп критерий, дип ассызыклады Президент. Төбәкләрне финанслау турында да сүз барды: субъектлар нинди акчага яши һәм аларга дәваханәләр, мәктәпләр, юллар төзергә һәм бюджет хезмәткәрләренә эш хаклары түләргә җитәме? Хәзер төбәк бюджетларының гомум дефициты 160 миллиард сум тәшкил итә. Шул ук вакытта төбәкләрнең чыгымнары керемнәрдән тизрәк үсә, һәм ел ахырына бу аерма артачак.
Төбәкләргә ярдәм өчен бюджет кредитлары буенча түләүләрне 2030 елга күчерделәр, бу якындагы дүрт елда урыннарда ел саен 100 миллиард сумны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Тагын 100 миллиард сумны Владимир Путин Хөкүмәткә хәл катлаулы булган субъектларга бүлеп бирергә кушты. Финанс кризисыннан чыгу максатында аларның һәркайсы өчен аерым бишьеллык программа төзеләчәк.
Урыннардагы һәм федераль дәрәҗәдәге властьның төп бурычларының берсе – махсус хәрби операциягә бәйле мәсьәләләрне хәл итү, яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Владимир Путин барысын да махсус хәрби операция тәмамланганнан соң тыныч тормышка кайтачак хәрбиләрне эшкә урнаштыруга алдан әзерләнергә чакырды.
2030 елга кадәр Русия икътисадында структур үзгәрешләр планын гамәлгә ашыру барышы турындагы доклад белән вице-премьер Александр Новак чыгыш ясады. Финанс министры Антон Силуанов утырышта катнашучыларга 2026-29 елларда федерация субъектлары бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар турында хәбәр итте. Хөкүмәт Рәисе урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко дәүләт үсеш максатларының социологик күрсәткечләренә ирешү буенча төбәкләр белән эш барышы турында сөйләде.
“Русия өчен” халык фронты хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мониторингы нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Статс-секретарь, оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилева махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән системалы эш барышы турында сөйләде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.