+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 Августа , 04:10

“Барысы да җиңү өчен!”

Президент Владимир Путин “Бердәм Русия” партиясе съездында чыгыш ясадыПрезидент Владимир Путин “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең XXIII съездының икенче этабында катнашты. Дәүләт башлыгы “Мегаспорт” спорт сараенда үткән пленар утырышта чыгыш ясады. Партия съездының беренче этабы 28 июньдә узган иде.

“Барысы да җиңү өчен!”“Барысы да җиңү өчен!”
“Барысы да җиңү өчен!”
Владимир Путин съездда катнашучыларны һәм илнең барлык гражданнарын Русиянең Дәүләт флагы көне белән котлады. Аның сүзләренчә, флаг герб һәм гимн белән беррәттән төп дәүләт символы булып тора. “Ул — безнең бөек тарихыбызны, Ватан өчен горурлыгыбызны һәм аның язмышы өчен җаваплылыгыбызны, уртак җиңүләребезне һәм илһамландыручы казанышларыбызны, Русиянең күпмилләтле халкының бердәмлеген гәүдәләндерә”, – диде Президент.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия хәрбиләре илебез флагы белән һөҗүмгә бара һәм аны азат ителгән шәһәрләр, бистәләр һәм алынган чикләр өстендә күтәрә. “Без – бер халык һәм бергә флаг, Ватаныбыз өчен көрәшәчәкбез, аның мәнфәгатьләрен яклаячакбыз!” – дип ассызыклады Владимир Путин.
Президент алда торган сайлаулар Русия дәүләтенең тотрыклылыгын һәм сәяси системаның җитлеккәнлеген күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде. “Ышанам ки, алда торган сайлаулар дәүләтнең тотрыклылыгын, безнең сәяси системаның җитлеккәнлеген, аның теләсә нинди тышкы янауларга, шантажга һәм агрессиягә каршы тору сәләтен раслаячак, миллионлаган кешеләрнең гомум ихтыярын, аларның Русия суверенитетын һәм иминлеген тәэмин итү омтылышын чагылдырачак”, – диде Владимир Путин.

Халык власть чыганагы булып тора, ә гражданнарның үз вәкилләрен мөстәкыйль сайлау хокукы какшамас булып кала, дип ассызыклады Президент. “Хәтта иң катлаулы шартларда да без халык власте принципларыннан чигенмәячәкбез”, – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин төрле дәрәҗәдәге сайлаулар илнең бөтен территориясендә — Ерак Көнчыгыштан алып Новороссиягә һәм Донбасска кадәр үткәреләчәген, тавыш бирүдә шул исәптән алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләр дә катнашачагын әйтте.

Ул билгеләп үтүенчә, сентябрьдә Дәүләт думасына сайланачак депутатлар ил мәнфәгатьләрен якларга, халыкка хезмәт итәргә һәм кешеләр өчен эшләргә әзер булырга тиеш. Президент сайлау кампаниясе вакытында барлык булган проблемаларны кичекмәстән хәл итәргә вәгъдәләр яңгырарга мөмкин, әмма алар артында һәрвакытта да конкрет механизмнар һәм кирәкле ресурслар тормый, диде. “Бу сүзләр артында һәрвакытта да төгәл өстенлекләр һәм конкрет бурычларны хәл итү механизмнары, идарә тәҗрибәсе, ресурсларны исәпләү һәм киләчәк гамәлләр планы, үз кадрлар потенциалы тормый. “Бердәм Русия“ партиясендә болар барысы да бар”, — диде Владимир Путин.

Аның сүзләренчә, партия буш декларатив вәгъдәләр бирми һәм шуның нәтиҗәсендә илнең әйдәүче сәяси көченә әверелде. Владимир Путин белдерүенчә, “Бердәм Русия”нең халык программасы гражданнар белән аларның тәкъдимнәре һәм башлангычлары нигезендә әзерләнгән. “Аның төп критерийлары – объективлык, чынбарлык, намуслылык, ә бу “Бердәм Русия“ үз программасындагы һәр сүз өчен, куелган максатларга гамәли ирешү өчен җавап бирә дигән сүз”, — дип ассызыклады Президент.

Дәүләт башлыгы билгеләп үтүенчә, программа документына ахыргы бәяне сайлаучылар бирәчәк. “Махсус хәрби операция дәвам итә, һәм дошман өчен фронттагы хәл катлаулырак булган саен, Киев режимы варварларча һөҗүмнәр ясый. Монда без көрәшкән көчнең бөтен асылы чагыла”, – диде Президент.
Аның сүзләренчә, хәзер күп нәрсә җәмгыятьнең бердәмлегенә, Русия хәрби хезмәткәрләренең батырлыгына һәм һәр гражданның үз урынында намуслы эшләвенә бәйле. “Ышанам: безнең яугирләр сынатмаячак, алар белән хәзер бөтен Русия”, — дип ассызыклады Владимир Путин.

Президент хәрбиләргә, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, галимнәргә, эшкуарларга, инженерларга, иреклеләргә һәм волонтерларга илгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Владимир Путин билгеләп үтүенчә, Русия алдында зур сынаулар тора, ә лидерлыкка дәгъва итүче сәяси көч үзенең анык эшләре белән булдыклылыгын исбатларга тиеш. “Кем ил һәм кешеләр мәнфәгатьләрен ышанычлы яклый, үз артыннан алып бара, лидер була ала? Мин ышанам: һәрвакыт үз халкы белән һәм кешеләр белән бергә иң катлаулы сынауларны кичергән, үзенең мөстәкыйльлеген, булдыклылыгын, анык эшләре белән исбатлаган сәяси көч кенә. Съездның алдагы этабында әйткән сүзләремне кабатлыйм: “Бердәм Русия” партиясенең бурычы — җиңү өчен барысын да эшләү”, — диде дәүләт башлыгы.

Президент белдерүенчә, “Бердәм Русия”нең халык программасы җәмгыятебез ихтыяҗларына системалы җаваплар бирергә һәм үсешнең милли максатларына ирешүгә ярдәм итәргә тиеш. Владимир Путин сүзләренчә, Русия, кыенлыкларга карамастан, дәүләт идарәсе, оборона сәләте, икътисад һәм социаль сәясәт өлкәсендә масштаблы проектларны үстерүне һәм гамәлгә ашыруны дәвам итә. “Без тудырган барлык яңа мөмкинлекләр Русиянең суверенитетын һәм иминлеген һәм аның дөньядагы позициясен ныгытырга, кешеләргә хезмәт итәргә һәм илебез гаиләләренең иминлеге өчен эшләргә тиеш”, – диде Президент.
Владимир Путин белдерүенчә, ул күп еллар дәвамында “Бердәм Русия”нең ярдәменә исәп тота һәм аңа таянуын дәвам итә. “Бүген, иң мөһим сайлау алды съездында, сезне хуплыйм, сайлауларда уңышлар телим. Без бергәләп, һичшиксез, барлык билгеләнгән планнарны тормышка ашырачакбыз, бары тик алга барачакбыз, Русиягә хезмәт итәчәкбез. Җиңү безнең якта булачак!” – диде Владимир Путин.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас