

"Сенсация турында" Русия либераль мәгълүмат чарасы яза. Алар Президент указларының рәсми исемлегендә 604нче һәм 608нче указлар арасындагы бушлыкка игътибар иткән", - дип күрсәтелгән хәбәрдә.
Канал мәгълүматлары буенча, указларның эчтәлеге билгесез, әмма ул, зур ихтималлык белән, Рэтклифф килүе белән бәйле түгел һәм критик инфраструктура объектларының оборона мәсьәләләренә кагыладыр.
Элегрәк “The Wall Street Journal” (WSJ) гәзите хәбәр иткәнчә, ЦРУ башлыгы Мәскәүгә Русиядә мобилизация турындагы имеш-мимешләр аркасында килгән булырга мөмкин.
Фото: Gavriil Grigorov / Reuters