

25–28 августта Новосибирскида XIII Халыкара технологик үсеш форумы «Технопром-2026» узды. Анда Башкортстаннан 14 кешелек делегация катнашты. Республика вәкилләре фәнни-технологик үсеш һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышуларда катнашты.
Башкортстан Фән һәм югары белем буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина төбәкләрнең фәнни-технологик үсешен җитәкләүгә багышланган стратегик сессиядә чыгыш ясады.
– Мондый проектларда катнашу – безнең югары уку йортлары, студентлар һәм яшь галимнәр өчен дөнья дәрәҗәсендәге тикшеренүләргә юл. Республикада фән – өстенлекле юнәлеш, шуңа күрә без алдынгы сафта булырга тиеш, – диде ул.
Форумда Башкортстанның фәнни оешмалары һәм югары уку йортлары үз эшләнмәләрен дә тәкъдим итте. Уфа дәүләт нефть техник университеты нефть-газ тармагы өчен санлы игезәкләр, скважиналар белән автоном идарә итү һәм программ тәэминаты өлкәсендәге проектларын күрсәтте.
Делегация вәкилләре шулай ук «Себер боҗралы фотоннар чыганагы» (Сибирский кольцевой источник фотонов, «СКИФ») коллектив файдалану үзәгендә булды. Мегасайенс классына караган бу корылма матдәнең төзелешен атом дәрәҗәсендә өйрәнергә, яңа материаллар һәм дару препаратлары эшләргә мөмкинлек бирә.
Форумда быел 75 төбәктән һәм 39 илдән якынча 12 мең кеше катнашты.
© 2019-2026 “KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.
Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.
___________________
Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)
Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.
Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты акционерлык җәмгыяте.
____________________
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Акционерное общество Издательский дом «Республика Башкортостан».
Баш мөхәррир Фаил Камил улы Фәтхетдинов.
Кабул итү бүлмәсе телефоны: 8 (347) 272-13-61.
___________________
Главный редактор: Фатхтдинов Фаил Камилович.
Телефон приемной: (347) 272-13-61.



