+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
31 Августа , 12:20

Башкортстанда сайлауларга әзерлек ничек бара?

Башкортстанда Русия Дәүләт думасына, Уфа шәһәр Советына һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга әзерлек эшләре төгәлләнә. Алар 18-20 сентябрьдә узачак. Бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов республика Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

Башкортстанда сайлауларга әзерлек ничек бара?Башкортстанда сайлауларга әзерлек ничек бара?
Башкортстанда сайлауларга әзерлек ничек бара?
Төбәк территориясендә барлыгы 2,9 миллионнан артык сайлаучы яши. Тавыш бирү чорында алар өчен 3 249 сайлау участогы эшләячәк.

Тугызынчы чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлауларга бермандатлы округлар буенча төбәк территориясендә төрле партияләрдән 45 кандидат теркәлгән, республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга – партияләрдән өч кандидат һәм ике үз-үзен күрсәтүче, Уфа шәһәр Советына-партияләрдән 86 кандидат һәм бер үз-үзен күрсәтүче. Урындагы үзидарә органнарына төп һәм өстәмә сайлауларда 198 кандидат катнаша.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика халкы тору урыны буенча «мобиль сайлаучы» сервисы аша тавыш бирә ала. Гаризаны территория һәм участок сайлау комиссияләре, күпфункцияле филиаллар һәм бүлекчәләр 14 сентябрьгә кадәр кабул итә. Расланган исәп язмасы булганда, гаризаны бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Бу хокуктан 8 мең кеше файдаланган инде.

- 20 августта булачак сайлаулар турында республика халкына мәгълүмат җиткерү өчен масштаблы «ИнформУИК» проекты старт алды. Аны гамәлгә ашыруда участок комиссияләренең 17 меңнән артык әгъзасы катнаша. Алар 6 сентябрьгә кадәр һәр фатирны карап чыгачаклар, тавыш бирүнең сроклары һәм формалары, сайлау участокларының адреслары, өйдә яки тору урынында тавыш бирү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Мәгълүмат бирү шулай ук предприятие, оешма коллективларында да үткәреләчәк.

Башкортстан Башлыгы иҗтимагый иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә кушты.


- Уртак эш күләме шактый зур. Оперштабта без барлык кирәкле чараларны билгеләдек. Иминлекне 10 меңгә якын эчке эшләр органнары хезмәткәре тәэмин итәчәк. Аңлашыла ки, моңа барлык көч структуралары җәлеп ителгән, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе. - Муниципалитетлар башлыкларына сайлау участокларына якын территорияләрне тәртипкә китерергә кирәк.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас