+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 Сентября , 05:42

Путин Индонезия Президенты белән очрашты

Русия Президенты Владимир Путин Индонезиядәге коллегасы Прабово Субианто белән сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.  

Путин Индонезия Президенты белән очраштыПутин Индонезия Президенты белән очрашты
Путин Индонезия Президенты белән очрашты

Очрашу Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында узды. Русия ягыннан очрашуда тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, Русия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, беренче вице-премьер Денис Мантуров, вице-премьерлар Дмитрий Патрушев һәм Юрий Трутнев, энергетика министры Сергей Цивилев, Оборона министры урынбасары Василий Осьмаков һәм башкалар катнашты.

«Индонезия — Русиянең Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге төп партнерларының берсе. Безне күп еллык дуслык бәйләнешләре берләштерә», — дип билгеләде Путин сөйләшүләр барышында.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Русия Президенты Владимир Путин, АКШ президенты Дональд Трамп һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин АТЭС саммитында өч яклы очрашу үткәрергә мөмкин.

Фото: Кристина Соловьёва / РИА Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас