+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 Сентября , 09:35

«Берләшсәк, теләсә нинди авыр эшне дә ахырына җиткерәчәкбез»

Президент Владимир Путин Кремльдә Русиягә дәүләт сәфәренә килгән Вьетнам Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Генераль секретаре, Вьетнам Социалистик Республикасы Президенты То Ламны кабул итте.

«Берләшсәк, теләсә нинди авыр эшне дә ахырына җиткерәчәкбез»«Берләшсәк, теләсә нинди авыр эшне дә ахырына җиткерәчәкбез»
«Берләшсәк, теләсә нинди авыр эшне дә ахырына җиткерәчәкбез»


Зур Кремль сараеның Георгий залында То Лам һәм аның хатыны Нго Фыонг Лины рәсми каршы алу тантанасы, фотога төшү һәм делегацияләрне тәкъдим итү чаралары узды.

Сөйләшүләр башта тар составта узды. Аннары видеоэлемтә аша лидерлар Ханойда Русия-Вьетнам уртак тропик фәнни-тикшеренү һәм технологик үзәге базасында йогышлы авыруларны өйрәнү һәм профилактикалау лабораториясен ачу тантанасында катнашты. Сөйләшүләр киңәйтелгән составта дәвам итте.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча лидерлар Русия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен яңа этапта киң колачлы стратегик партнерлык кысаларында алга таба ныгыту турында уртак белдерү кабул итте. Яклар То Ламның Русиягә дәүләт сәфәре кысаларында имзаланган документлар белән алышты.

Дәүләт башлыклары шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә белдерүләр ясады.

Моннан тыш, Зур Кремль сараеның Андреев залында То Ламга Л. Н. Толстой исемендәге Халыкара тынычлык премиясен тапшыру тантанасы узды.

– Без күпмилләтле жюриның быел Толстой исемендәге тынычлык премиясен Вьетнам лидеры иптәш То Ламга һәм аның йөзендә бөтен Вьетнам халкына тапшыру карарын тулысынча хуплыйбыз. Иптәш То Лам – абруйлы һәм алдан күрүчән сәяси эшлекле, үз Ватанына тугрылыклы хезмәт итү һәм аның милли мәнфәгатьләрен яклау юлын сайлаган чын патриот, – диде Владимир Путин. – Бу премия – Сезнең, иптәш То Лам, Русия белән Вьетнам арасындагы дуслыкны һәм үзара аңлашуны тирәнәйтүгә керткән зур шәхси өлешегезне югары бәяләү.

Ике яклы программа ахырында Грановитый палатада Русия Президенты исеменнән Вьетнам Президенты һәм аның хатыны хөрмәтенә дәүләт төшке ашы узды. Владимир Путин чарада Хо Ши Минның шигыреннән өзек укыды:

«Берләшә алсак, йөрәкләрне бергә кушсак, теләсә нинди авыр эшне дә ахырына җиткерәчәкбез».

Фото: kremlin.ru.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас