

Алар арасында беренче тапкыр сайлаучылар да бар. Шуларның берсе - нефть көллиятенең өченче курс студенты Илназ Вәлиев.
- Без әти- әниләргә ияреп сайлауларга һәрвакыт килә идек, үземнең тавыш бирер яшь җитүемне түземсезлек белән көттем. Менә быел беренче тапкыр сайлауларга килдем, хәтта әти-әнине көтеп тә тормадым- дип елмая! Илназ. - Тавыш бирүне үземнең бурычым дип саныйм. Киләчәгебез һәрберебезнең тавышка бәйле, чөнки илебез язмышы - безнең язмыш! - ди ул.
Гөлнара Гыйлемханова,
Нефтекама