

Уранда яшәүчеләрнең күбесе өлкән буын кешеләре, ләкин яшь гаиләләр дә аз түгел. Барлык йортлар һәм урамнар да тәртиптә. Ике ел элек авыл халкының, шулай ук бу авылдан чыккан кешеләрнең башлангычы белән күркәм мәчет төзелгән.
Сайлау участогы Уран авыл клубында урнашкан. Участок сайлау комиссиясе рәисе Айрат Мансуров хәбәр иткәнчә, участок ачылганнан соң беренчеләрдән булып Азат Рәис улы Гарәфетдинов һәм Резеда Хәбиб кызы Яруллина тавыш биргән.
Фото: buzdyaknews.ru