+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 Сентября , 16:48

"Безнең төп девизыбыз - «Кешеләрнең тормышын яхшырту»..."

Уфада Иҗтимагый матбугат үзәгендә эш дәвам итә. Биредәлеге вакытта сайлау штаблары брифинглары уза.

"Безнең төп девизыбыз - «Кешеләрнең тормышын яхшырту»...""Безнең төп девизыбыз - «Кешеләрнең тормышын яхшырту»..."
"Безнең төп девизыбыз - «Кешеләрнең тормышын яхшырту»..."

«Русия экологик партиясе «Зеленые» сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Руфина Шагапова сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

- Сайлау участокларында иминлек иң югары дәрәҗәдә тәэмин ителде. Барлык органнарга, оештыручыларга рәхмәт белдерергә кирәк - алар үз эшләрен «5» билгесенә башкарды. Минемчә, махсус хәрби операция барган шундый вакытта сайлаулар бик яхшы оештырылды һәм без инде яхшы нәтиҗәләрне көтәбез, - диде ул.

Шулай ук, Руфина Алик кызы партиянең максатларын атады һәм команда да яшь кешеләр булуын билгеләде.

- Безнең командада яшь кандидатлар бик күп. Минемчә, бу бик мөһим һәм уңай күренеш, чөнки яшьләрнең сәяси һәм иҗтимагый тормышта актив катнашуы җәмгыятьнең үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Әлеге сайлауларда мин үзем шәхсән кандидат буларак катнашмыйм, ә яшь кандидатларыбызның остазы һәм киңәшчесе буларак эшлим.

Минем төп бурычым - аларга дөрес юнәлеш күрсәтү, кешеләр белән аралашуның мөһимлеген аңлату, сайлаучыларның фикерләрен һәм проблемаларын игътибар белән тыңларга өйрәтү. Кеше белән эшләгәндә аны ишетә белү, аның мәнфәгатьләрен аңлау һәм шуның нигезендә җаваплы, уйланылган карарлар кабул итү аеруча мөһим. Шуңа күрә без яшь кандидатларга нәкъ менә шушы кыйммәтләрне җиткерергә тырышабыз.

Шуны да аерым ассызыклыйсым килә: кешеләр безнең партияне бары тик экология мәсьәләләре белән генә бәйләмәсен иде. Безнең эшчәнлек җәмгыять тормышының төрле өлкәләрен колачлый. Без кешеләрнең көндәлек тормышына кагылышлы мәсьәләләргә игътибар итәбез, халыкның фикерен ишетергә һәм аларны борчыган проблемаларны хәл итү юлларын эзләргә омтылабыз.

Безнең төп девизыбыз - «Кешеләрнең тормышын яхшырту». Бу сүзләр безнең өчен гади генә лозунг түгел, ә эшебезнең төп юнәлешен билгеләүче принцип. Безнең максат - кешеләрнең тормышын уңай якка үзгәртүгә үз өлешебезне кертү, җәмгыять өчен файдалы һәм кирәкле инициативаларны тормышка ашыру.

Без бу максатларга ирешү өчен эзлекле рәвештә эшләргә, кешеләр белән даими аралашырга һәм аларның фикерләрен исәпкә алырга тырышабыз. Яшь кандидатларыбызның да әлеге принципларны аңлап, җаваплылык белән эш итүе безнең өчен аеруча мөһим, - дип билгеләде ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас