– 21 сентябрьдә сәгать 12.00гә протоколларның 88,40 проценты эшкәртелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, сайлауга килүчеләр саны 80,43 процент тәшкил итә, – диде Марина Долматова. – Башкортстан территориясендә федераль округ буенча тугызынчы чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутатларын сайлауларда беренчел мәгълүматлар буенча түбәндәге сәяси партияләр алда бара: “Бердәм Русия” – 64,09, КПРФ – 9,37, ЛДПР – 8,01, “Гадел Русия” – 7,42, “Яңа кешеләр” – 7,22 процент.
Дәүләт думасына депутатлар сайлауда катнашучы башка партияләр бер процент та җыймаган: алар – “Пенсионерлар партиясе” (0,86 процент), Русиянең “Яшелләр” экология партиясе (0,63 процент), “Ватан” партиясе (0,62 процент), “Русия коммунистлары” партиясе (0,59 процент), “Туры демократия партиясе” (0,49 процент).
Комиссия секретаре сүзләренчә, тавыш бирү барышын яктырту өчен Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 122 киңкүләм мәгълүмат чарасыннан 476 журналист аккредитацияләнгән, алар арасында 91 басма матбугат чарасы, 26 телерадиоканал һәм студия, 3 мәгълүмат агентлыгы, 1әр челтәр басмасы һәм электрон газит.
Тавыш бирү барышы, шулай ук, җәмәгать контролендә булган. Участок сайлау комиссияләрендә кандидатлардан, сәяси партияләрдән, сайлау берләшмәләреннән, республика Иҗтимагый палатасыннан – 12,2 меңнән артык, территориаль сайлау комиссияләрендә 54 күзәтүче эшләгән.
Фото: Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе