

18-20 сентябрьдә Русия Бердәм сайлау көннәре узды. Дәүләт думасына депутатлар сайлаудан тыш, урындагы власть органнарына да сайлаулар үтте. Әйтик, республикада гына шундый 39 кампания булды. Бу җәһәттән сәясәт белгече, «Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе» югары белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе преподавателе Игорь ЗӨБӘЙДУЛЛИН фикерләре белән уртаклашты.
- Әлеге сайлауларда мин Иҗтимагый үзәктә эксперт буларак та катнаштым. Башкортстан халкы әлеге чарада зур активлык күрсәтте. Һәм, әйтергә кирәк, бу безнең төбәкнең матур бер традициясе. Башкортстан халкының 40 процентка якыны авылларда яши. Ә авылларда халык, гадәттә, бердәм була. Бу да, бәлки, шушы активлыкка йогынты ясыйдыр.
Сайлауларның үтәкүренмәле булуын тәэмин итү өчен 13 мең күзәтүче әзерләнгән иде. Алар закон бозу очракларын җитди контрольгә алды. Шуны ассызыклыйсым килә, халык киләчәгебезне формалаштыруга җитди карый һәм бу процесста актив катнаша. Сайлау участокларына гаиләләре белән дә, милли костюмнарда килүчеләр дә күп булды. Бу халыкның күтәренке кәефтә булуын һәм үз иленең, халкының патриоты булуын күрсәтте, - диде ул.