+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 Сентября , 17:13

Башкортстанда Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре игълан ителде

Башкортстанда Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре игълан ителдеБашкортстанда Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре игълан ителде
Башкортстанда Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләре игълан ителде

Башкортстанда Дәүләт Думасына сайлауларда барлык протоколларны эшкәртү төгәлләнгән. Мәгълүматларга караганда, «Бердәм Русия» партиясе 60,72 процент тавыш җыйган — аның өчен 2 миллион 301 мең 953 сайлаучы тавыш биргән.

КПРФ — 10,93 процент, ЛДПР — 8,42 процент. «Гадел Русия» һәм «Яңа кешеләр» партияләренең һәркайсы 8,11 процент тавыш алган.

Бер мандатлы округлар буенча Башкортстаннан Дәүләт Думасына Денис Чернавин (66,19 процент), Юлай Кидрасов (63,09 процент), Эльвира Аеткулова (62,27 процент), Алексей Журавлев (53,94 процент), Зариф Байгускаров (70,12 процент) һәм Гөлнур Колсарина (65,98 процент) сайланган.

Республикада сайлаучыларның 80,43 проценты тавыш биргән. Тавыш бирү 18–20 сентябрьдә узды.

Шул ук вакытта Башкортстанда Уфа шәһәр Советы, урындагы вәкиллекле органнар депутатларын һәм республика парламенты депутатын өстәмә сайлаулар да узды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас