

Бүген «Бердәм Русия» партиясе рәисе, Русия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев партиянең Югары советы бюросы һәм Генераль советының уртак утырышын үткәрде. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та видеоконференция аша катнашты.
Утырышта Бердәм тавыш бирү көненең нәтиҗәләре һәм Дәүләт Думасының яңа чакырылышындагы партия фракциясе җитәкчелеге турында сөйләштеләр. Шулай ук парламент комитетлары һәм комиссияләре рәисләре вазифаларына кандидатуралар тәкъдим ителде.
Дмитрий Медведев белдергәнчә, сайлауларның соңгы нәтиҗәләре 25 сентябрьдә билгеле булачак. Аның сүзләренчә, хәзерге мәгълүматлар буенча, «Бердәм Русия» якынча 58 процент тавыш җыйган, ә партия кандидатлары 200дән артык бермандатлы округта җиңгән.
Утырышта яңа Халык программасы да телгә алынды. Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, аны әзерләгәндә гражданнардан 3,5 миллион тәкъдим алынган.
Башкортстанда 18–20 сентябрьдә узган сайлауларда сайлаучыларның 78,84 проценты катнашкан. Дәүләт Думасына сайлауларда республика буенча федераль округта «Бердәм Русия» 60,72 процент тавыш җыйган.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102